Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Түбән Чегодайның “Зөбәрҗәт” ансамбле яңа сәхнә киемнәреннән чыгыш ясаячак

“Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивалендә быел җиңү яулаган Түбән Чегодай авыл мәдәният йорты бүләккә алган 30 мең сум акчаны сәхнә киемнәре тегәргә юнәлдергәннәр.

-Авыл мәдәният йорты каршында инде берничә ел “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбле эшли, - диде Түбән Чегодай авыл мәдәният йорты директоры Рәмилә Дәүләтшина. – Шул коллективның кызлары өчен 10 комплект киемгә заказ бирдек. Акчабыз җитеп бетмәгәч, калган өлешен Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты капларга ярдәм итте. Тегүче Ландыш Мингалимовага заказны бик матур итеп үтәде. Форсаттан файдаланып, аларга коллектив исеменнән рәхмәт җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев