ТАТАР ЭСТРАДАСЫНЫҢ 5 ИҢ КЫЙММӘТ КОСТЮМЫ
Билгеле, конфет никадәр тәмле булса да, төргәге матур булып ялтырап тормаса, ул беркемгә дә кирәк түгел. Менә җырчылар белән дә шул ук хәл. Ничек кенә матур һәм моңлы итеп җырламасын, тәүдә тамашачы аның сәхнә киеменә игътибар итә. Татар эстрадасы җырчылары Россия күләмендә танылу яулаган йолдызлардан бер дә калышмый. Җыр сыйфаты...
Татар эстрадасы җырчылары Россия күләмендә танылу яулаган йолдызлардан бер дә калышмый. Җыр сыйфаты ягыннан да, костюмнар белән дә. Бүген милли эстраданың 5 иң кыйммәтле костюмын барларга булдык.
«Татар җыры»нда Элвин Грейның сәхнә киемнәре хакында: «Филипп Киркоровның кечерәйгән костюмнары» дип әйтсәләр дә, ул үзенә һәм җырларына бик килешле образлар сайлый. Җырчының костюмнары хакында аның продюсеры - Александр Слюсаренко безгә бар серләрне дә ачып бирде.
Радик, интервьюларында сөйләвенчә, беренче концерт программасы алдыннан киенгәндә, ул дизайнерларның тәкъдимнәренә шаккатып: «Мин моны ничек киям?» - дигән. Ә хәзер, күрәсең, күнеккән. Хәзер ул хәтта көндәлек тормышта да озын плащлар, сәер чалбарлар киеп йөри.
Андый кыйммәт киемнәрне ничек юалар икән, дисезме?! Җырчының апасы Регина аның костюмнарының тәртибе өчен җавап бирә. Аның сүзләренчә, химчисткаларга йөртергә вакытлары бөтенләй дә юк. Янәсе, гастрольләрдә йөргәндә аларны табып та булмый. Шуңа, ничек туры килә: йә кер юу машинасында, йә кул белән юыла.
2016 елда узган «Татар җыры»ның иң кыйммәтле күлмәген хәтерлисезме? Азалия Зиннәтнең 400 меңлек күлмәге хакында тамаша алдыннан ук - матбугат конференциясендә сүз башладылар. Сүз дә юк, бар кешене дә бу сан шаккаттырды һәм аннан күз явын алырлык күлмәк көттеләр. Фестивальдә сәхнәгә кыска кара күлмәк киеп чыккач, тамашачы аптырашта калды. Аның каравы, ул елны Азалия берьюлы ике «барс»лы булды.
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем иң кыйммәтле костюмнарын «ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы»на кигән булганнар. Тамашачы ул костюмнарның хакын белмәсә дә, бик сокланып карады, чөнки алар чынлап та матур, тыйнак һәм искиткеч зәвыклы иде. Костюмнар - Россия эстрада йолдызларына да киемнәр тегүче Зарина Бабаджанованың иҗат җимеше. Салават сүзләренчә, костюмнарның кыйммәтлелеге тукымалардан да, беркетелгән Сваровский ташларыннан да тормый. Идея үзе - иң кыйммәтлесе ди ул. Чөнки ул образ кабатланмас булсын өчен, дизайнерларга чынлап та бик озак тырышырга кирәк. Әлеге костюмнарның бәясе - 150 шәр мең сум.
Гүзәл Уразованың соңгы концерт программасындагы җырларына караганда, костюмнары тамашачыны ныграк сокландыргандыр. Ниндиләре генә юк иде бит?! Хәтта йомшак уенчыклардан тегелгәнен дә кигән иде. Йолдызлы гаилә һәр концерт программасына үзләренең бюджетларыннан берничә миллион тоталар икән. Һәм ул акчаның күп өлеше костюмнар тегүгә сарыф ителә икән. Быелгы концерт программасындагы каурый таҗлары гына ни тора?! Ул таҗлар турында хәтта мәзәкләр дә йөри икән. Янәсе, концерттан соң районда бер әби, югалган тавыгы дип уйлап, ялгыш Гүзәлнең каурый таҗын алып кайтып киткән, ди. Йомырка салмый башлагач, кире китереп биргән икән, ди.
http://syuyumbike.ru/brendlar/?id=6939
Фотолар сайттан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев