Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Һәр авылның - үз ансамбле

"Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты район фестиваленең тәүге концерты Кара Чишмә авылы мәдәният йортында узды. Монда, хуҗалардан тыш, бу яктагы Югары Кәминкә, Туймәт, Түбән Кәминкә, Бәркәтә авыллары үзешчәннәре дә чыгыш ясадылар. Бу кичтә 50дән артык концерт номеры тәкъдим ителде. Сәхнәгә 100дән артык кеше чыкты. Алар арасында мәдәният хезмәткәрләре генә түгел,...

"Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты район фестиваленең тәүге концерты Кара Чишмә авылы мәдәният йортында узды. Монда, хуҗалардан тыш, бу яктагы Югары Кәминкә, Туймәт, Түбән Кәминкә, Бәркәтә авыллары үзешчәннәре дә чыгыш ясадылар.


Бу кичтә 50дән артык концерт номеры тәкъдим ителде. Сәхнәгә 100дән артык кеше чыкты. Алар арасында мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, укытучылар, тәрбиячеләр, шәфкать туташлары, участок инспекторы, пенсионерлар, хуҗабикәләр, студентлар, мәктәп укучылары, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә бар иде.

Дүрт сәгатьтән артык барган концерт сизелмичә дә үтте. Бүген чыгыш ясаган коллективлар смотрга бик җитди әзерләнгәннәр. Шулай да, Туймәт үзешчәннәрен аерым билгеләргә кирәктер. Әлеге авыл мәктәбе коллективы аерым чыгыш ясады. Авыл мәдәният йорты каршында оешкан үзешчәннәр коллективының чыгышы да сәнгатьчә эшләнеше ягыннан югары иде.

Башка еллардан аермалы буларак, концертта һәр авылның вокаль ансамбле дә чыгыш ясады. Әйтик, Кара Чишмәдә - "Саз", Түбән Кәминкәдә - "Сөмбелә", Бәркәтәдә - "Гөлкәй", Туймәттә - "Сәйлән", "Дуслык, "Яз", Югары Кәминкәдә "Яшь йөрәкләр" вокаль ансамбльләре оештырганнар. Дуэт һәм трио белән җырлаучылар да күп булды.

Аерым җыр башкаручыларның да күпчелеге тамашачыларга яхшы таныш. Илназ Әгълүков, Радик Илалов (Кара Чишмә), Раил Сөләйманов (Бәркәтә), Разыйф Гыйрфанов (Түбән Кәминкә), Лилия Хөснуллина (Югары Кәминкә), Фәнис Гайнуллин (Туймәт) быел да үзләренең җырлары белән райондашларыбызны сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мәдәният