Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кырымдагы “Акатуй“ озак онытылмас

Июль аенда герой-шәһәр Севастопольдә Бөтенроссия чуваш бәйрәме "Акатуй" үткәрелде. Татарстан чуваш милли-мәдәни автономиясе делегациясе составында анда безнең район вәкиле, Ульяновка авылыннан музыка укытучысы Михаил Волков катнашты. Ул Кырымга сәяхәте турында газетабыз укучыларына да сөйли. - Кырымдагы "Акатуй" бәйрәмендә Чувашстаннан, Татарстаннан, Башкортостаннан, шулай ук Самара, Ульяновск, Чиләбе, Оренбург, Пенза һәм башка...

Июль аенда герой-шәһәр Севастопольдә Бөтенроссия чуваш бәйрәме "Акатуй" үткәрелде. Татарстан чуваш милли-мәдәни автономиясе делегациясе составында анда безнең район вәкиле, Ульяновка авылыннан музыка укытучысы Михаил Волков катнашты. Ул Кырымга сәяхәте турында газетабыз укучыларына да сөйли.


- Кырымдагы "Акатуй" бәйрәмендә Чувашстаннан, Татарстаннан, Башкортостаннан, шулай ук Самара, Ульяновск, Чиләбе, Оренбург, Пенза һәм башка өлкәләрдән чувашлар катнашты. Кырымның үзендә дә чувашлар шактый күп яши.

Севастопольдә безне бик ачык каршы алдылар, уңайлы кунакханәдә урнаштырдылар. Бераз ял итеп һәм җирле истәлекле урыннарны карагач, безнең делегация концерт номерларын репетицияләргә керештек. Билгеле, монда күп кызыклы очрашулар, танышулар булды. Һәрберебез яңа дуслар тапты. 9 июльдә шәһәрнең Нахимов мәйданында Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдык.

Икенче көнне "Акатуй" бәйрәме буласы урынга җыелдык. Тик көтмәгәндә көчле яңгыр башланды, оештыручылар бәйрәмне Балаклава шәһәренең Офицерлар йортына күчерергә булдылар. Чуваш артистларының чыгышлары анда башланып китте, ә аннан соң, яңгыр туктагач, ачык һавада дәвам итте. Программада фольклор ансамбльләр дә, аерым башкаручылар да бар иде, әдәби-музыкаль композицияләр аеруча игътибарны җәлеп итте. "Акатуй"да катнашучыларның барысы да матур милли киемнәрдән иде. Җирле халык безнең янга килеп, кайдан килүебез белән кызыксынды. "Без - чувашлар, Татарстан Республикасыннан", дип горурланып җавап бирдек без.

Бөтенроссия чуваш бәйрәме бик матур узды. Көне буе җыр-бию, музыка яңгырап торды, кыр кухнялары эшләде. Чувашлар белән беррәттән башка милләт вәкилләре дә күңел ачты.

"Акатуй" бетү белән республика делегациясе туган якка юл алды. Автобуста кайтканда да җыр-музыка тынмады.

Без өйгә 12 июльдә - Питрау көнендә кайттып җиттек. Кырымда алган тәэсирләр хәтердә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Акатуй Кырым