Кырымдагы “Акатуй“ озак онытылмас
Июль аенда герой-шәһәр Севастопольдә Бөтенроссия чуваш бәйрәме "Акатуй" үткәрелде. Татарстан чуваш милли-мәдәни автономиясе делегациясе составында анда безнең район вәкиле, Ульяновка авылыннан музыка укытучысы Михаил Волков катнашты. Ул Кырымга сәяхәте турында газетабыз укучыларына да сөйли.
- Кырымдагы "Акатуй" бәйрәмендә Чувашстаннан, Татарстаннан, Башкортостаннан, шулай ук Самара, Ульяновск, Чиләбе, Оренбург, Пенза һәм башка...