Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күтәмәдә кышны озаттылар

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Күтәмә авылында халык өчен зур бәйрәм оештырдылар, кышны да озаттылар. Бу көнне авыл мәдәният йорты каршына халык агылды гына. Берәүләр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр концертын караса, шунда ук мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, шәхси кибет хуҗасы Светлана Ермолаева әзерләгән табыннарда сыйландылар - коймак, пирожкилар белән кайнар...

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Күтәмә авылында халык өчен зур бәйрәм оештырдылар, кышны да озаттылар.

Бу көнне авыл мәдәният йорты каршына халык агылды гына. Берәүләр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр концертын караса, шунда ук мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, шәхси кибет хуҗасы Светлана Ермолаева әзерләгән табыннарда сыйландылар - коймак, пирожкилар белән кайнар чәй эчтеләр.
Концерт номерлары төрле уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды. Авылның шәхси эшмәкәрләре Владимир Поляков, Антонида Сайгушевалар бүләкләр алуда ярдәм иткән. Бу бүләкләргә, тәм-томнарга аеруча балалар куанды. Кышны зурлап озаткач яз да үз урынын ала башлады.

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күтәмә авылында Май чабу – кышны озату бәйрәме