Күтәмәдә кышны озаттылар
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Күтәмә авылында халык өчен зур бәйрәм оештырдылар, кышны да озаттылар.
Бу көнне авыл мәдәният йорты каршына халык агылды гына. Берәүләр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр концертын караса, шунда ук мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, шәхси кибет хуҗасы Светлана Ермолаева әзерләгән табыннарда сыйландылар - коймак, пирожкилар белән кайнар...