Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күршеләрдә кунак булып кайттык

Район мәдәният йорты каршындагы "Ветеран" фольклор ансамбле артистлары Аксубай районының Алексеевка авылында кунак булып, җырлап - биеп кайттылар. Безне ипи-тоз белән каршы алдылар. Очрашуда Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин да катнаштылар. Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Аксубай, Алексеевка һәм безнең Чирмешән үзешчәннәре - ветераннар...

Район мәдәният йорты каршындагы "Ветеран" фольклор ансамбле артистлары Аксубай районының Алексеевка авылында кунак булып, җырлап - биеп кайттылар.


Безне ипи-тоз белән каршы алдылар. Очрашуда Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин да катнаштылар.

Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Аксубай, Алексеевка һәм безнең Чирмешән үзешчәннәре - ветераннар чыгыш ясады. Тамашачылар һәр концерт номерын кайнар алкышлар белән бәяләделәр.

Ветераннарның бу очрашуы җылы шартларда узды, кунаклар да, хуҗалар да бик канәгать калдылар.

Мин, форсаттан файдаланып, "Чирмешән" автотранспорт предприятиесе җитәкчеләре Рәмил Айбатовка һәм Фәгыйль Мингатинга - бу сәфәргә барырга автобус биргәннәре, ә аксубайлыларга бик матур чара үткәрүләре өчен зур рәхмәт белдерәм.

Мәсхүт Шәфыйков,

район ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мәдәният