Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ИЛСАФ: КӨТЕП АЛЫНГАН ОНЫГЫМ ТУДЫ!

Татарстанның халык артисты ИлСаф дәү әти булды! Җырчының кызы Энҗе кыз бала алып кайткан. - 15 июльдә Энҗе Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә бәби тапты. Оныгымны каршы алырга мин дә бардым. Минем өчен бу - зур шатлык, көтеп алынган онык! Дәү әти булгач, киресенчә, яшереп киттем. Энҗе белән Руслан сабыйны...

Татарстанның халык артисты ИлСаф дәү әти булды! Җырчының кызы Энҗе кыз бала алып кайткан.

- 15 июльдә Энҗе Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә бәби тапты. Оныгымны каршы алырга мин дә бардым. Минем өчен бу - зур шатлык, көтеп алынган онык! Дәү әти булгач, киресенчә, яшереп киттем. Энҗе белән Руслан сабыйны тигезлектә үстерсен, оныгым итәгатьле, иманлы, бәхетле, озын гомерле булсын дип телим, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә ИлСаф.

Нарасыйга Сәфинә дип исем кушканнар. Гомәр Саттар-Мулилленең "Татар исемнәре ни сөйли?" китабында бу исем "зур көймә, кораб" дигән мәгънәне белдерә. Башка чыганакларда Сәфинә "чиста, пөхтә" дигәнне аңлата.

Сүз уңаеннан, ИлСаф күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Җырчы Питрәч районының бер бистәсендә өй һәм мунча сала. "Казаннан 25 чакрым ераклыкта урнашкан бу урын күңелемә хуш килде. Биредә тыныч, рәхәт, саф һава", - диде ул.

Автор: Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/ilsaf-k-tep-alyngan-onygym-tudy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined