Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә Саранскиның “Умарина” дәүләт ансамбле чыгыш ясады

Михайлов көне бәйрәмендә Мордовия башкаласы Саранск шәһәренең дәүләт җыр һәм бию халык ансамбленең бездәге концерты чирмешәнлеләр өчен искиткеч зур бүләк булды.

Әлеге яшьләр коллективы Чирмешән сәхнәсендә инде икенче тапкыр гаҗәеп костюмнар һәм мордва, рус халкы фольклорыннан эчтәлекле программа тәкъдим итте. Тамашачыларыбыз һәр номерын көчле алкышлар белән сәламләде. Шунысын билгеләп үтү мөһим, Россия төбәкләреннән мордва халык ансамбльләре чыгышларына ике телдә - ана телендә һәм, һичшиксез, Россия Федерациясе дәүләт телендә башкарылу хас. Артистларның уңышы да шуннан: концертларга күпмилләтле тамашачы җыела.

Чараның Россия халыкларының мәдәни мирас елы тәмамлану уңаеннан уздырылуы икеләтә куанычлы. Тик, ни кызганыч, район мәдәният йортының тамаша залында балалар гына аз иде. Югыйсә халык мәдәниятен буыннан-буынга тапшыру турында күп сөйлибез. Ә шушы матурлыкны, иҗатны яшьләребезгә күрсәтмәдек. Балалар мондый сәнгатьне кайчан һәм кайда күрер әле?!

Гомумән, Россиянең атказанган коллективларының чыгышы, кызганыч, Чирмешән сәхнәсендә бик сирәк күренеш.

Чара ахырында милли-мәдәни оешмалар вәкилләре – 50гә якын кешене берләштергән мордва һәм рус җәмгыяте активистлары өчен зур табын көйләделәр һәм артистларга чәчәкләр тапшырдылар.

Валентина Меркулова.

Чирмешән авылы.

Валентина Фадеева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X