Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең “Умырзая” ансамбле “Этномириада” фестиваленнән беренче урын алып кайтты

Район мәдәният йортының “Умырзая” татар халык ансамбле (җитәкчесе - Рәхилә Шакирова) «Этномириада» Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестиваленнән беренче дәрәҗә лауреат булып кайтты.

Казан мәдәният институтында әлеге бәйге төрле номинацияләрдә уза. Безнең якташлар  фольклор коллективлары белән көч сынашканнар, “Чабата – тула оек” фольклор бию тәкъдим иткәннәр. Сиксәнгә якын ансамбль арасында “Умырзая”ның чыгышы жюриның югары бәясенә лаек булган.

Ансамбль төрле яшьтәге, төрле оешмаларда хезмәт куючы, җыр-моң сөюче 17 кешене берләштерә. Алар республика күләмендә узучы бәйгеләрдә еш җиңү яулыйлар, халыкара конкурсларда да танылып киләләр.

Фото: Рәхилә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев