Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләргә яңа фильмнар тәкъдим итәчәкбез

2016нчы елны Россия Президенты Владимир Путин Россия киносы елы дип игълан итте. Әлеге ел кысаларында үзебезнең ил кинофильм­нарын популярлаштыру, аның халыкара аренадагы урынын ныгыту, кино продукциясе җитештерүне арттыру, киностудияләрне яңарту, тө­бәкләрдә кино күрсәтүне яхшырту бурычы куела. -Без дә агымдагы елга эш планы төзедек, - ди район мәдәният йорты­ның фильмнарны планлаштыру...

2016нчы елны Россия Президенты Владимир Путин Россия киносы елы дип игълан итте.

Әлеге ел кысаларында үзебезнең ил кинофильм­нарын популярлаштыру, аның халыкара аренадагы урынын ныгыту, кино продукциясе җитештерүне арттыру, киностудияләрне яңарту, тө­бәкләрдә кино күрсәтүне яхшырту бурычы куела.
-Без дә агымдагы елга эш планы төзедек, - ди район мәдәният йорты­ның фильмнарны планлаштыру буенча методисты Тәнзилә Овсянникова. - Узган елны да район мәктәпләрендә кино­сеансларны даи­ми оештырдык. Бала­ларны чит ил, Россия һәм Татарс­тан кинофильмнары бе­лән таныштырдык. Әйтик, укучылар "Җәза" ("Кара"), "Мотылек - зәңгәр", "Борыңгы Болгар" һәм башка фильмнар күрә алдылар. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә дә видеопроекторлар алып барып кинолар күрсәттек. Быел да бу эшне дәвам итәчәкбез. "Таткинопрокат"ның Бөгелмәдәге филиалыннан яңа кинолар алып кайтып, аларны райондашларыбызга ешрак күрсәтергә телибез.
Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы фильм Россия киносы елы