Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләр җиңүчеләр арасында

Республика авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре - акчалата бүләк алучылар, республика конкурсында җиңүчеләр арасында безнең якташлар да бар. Иске Элмәле авыл китапханәсе "Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә" номинациясендә җиңүче булган. Республикадагы 22 китапханә арасында моңа ирешә алу - зур куаныч. "Иң яхшы...

Республика авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре - акчалата бүләк алучылар, республика конкурсында җиңүчеләр арасында безнең якташлар да бар.

Иске Элмәле авыл китапханәсе "Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә" номинациясендә җиңүче булган. Республикадагы 22 китапханә арасында моңа ирешә алу - зур куаныч. "Иң яхшы мәдәният - ял итү учреждениесе" номинациясендә Ульяновка авыл мәдәният йорты җиңүче. Республикадагы иң яхшы өч музейның берсе - безнең мемориаль үзәк. Аларның һәрберсенә 100әр мең сум күләмендә акча бирелгән. Бу средстволар җиңүче оешмаларның матди-техник базасын ныгытуга тотылачак.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы конкурсы Китапханә – белем учагы Иске Элмәле авылында яңа мәдәният йорты ачылды