Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнгә “Түгәрәк уен” килә

    2 апрель көнне Чирмешәндә Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фольклор фестиваленең зона этабы узачак. Район мәдәният йорты сәхнәсендә Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары үзешчәннәре чыгыш ясаячак. Безнең район данын район мәдәният йорты каршындагы "Умырзая" фольклор ансамбле, Иске Үтәмештән "Хыял", Туймәттән "Яз", Лашманнан "Әллүки" һәм "Мөгаллимә" коллективлары якларга җыеналар. Бу чарага...

    2 апрель көнне Чирмешәндә Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фольклор фестиваленең зона этабы узачак.

    Район мәдәният йорты сәхнәсендә Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары үзешчәннәре чыгыш ясаячак. Безнең район данын район мәдәният йорты каршындагы "Умырзая" фольклор ансамбле, Иске Үтәмештән "Хыял", Туймәттән "Яз", Лашманнан "Әллүки" һәм "Мөгаллимә" коллективлары якларга җыеналар. Бу чарага аерым башкаручылар да әзерләнә. Тамашачыларны район мәдәният йортында шимбә көнне иртәнге сәгать 10да көтәләр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: