Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә үзешчәннәр фестивальдә көч сынаша

Халык иҗатының район фестивален Бәркәтә авылы үзешчәннәре башлап җибәрде. Район мәдәният йортында ике сәгатьттән артык барган концертта 30 дан артык кеше катнашты, 21 номер күрсәтелде. -Бу безнең беренче генә чыгыш. Быел әле бер авылга да бармадык. Концертка бик җитди әзерләндек. Җиңүчеләр арасында булырбыз дип өметләнәбез. Авыл үзешчәннәре арасында укытучылар, тәрбиячеләр,...

Халык иҗатының район фестивален Бәркәтә авылы үзешчәннәре башлап җибәрде.

Район мәдәният йортында ике сәгатьттән артык барган концертта 30 дан артык кеше катнашты, 21 номер күрсәтелде.
-Бу безнең беренче генә чыгыш. Быел әле бер авылга да бармадык. Концертка бик җитди әзерләндек. Җиңүчеләр арасында булырбыз дип өметләнәбез.
Авыл үзешчәннәре арасында укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәп укучылары һәм башкалар да бар,- ди Бәркәтә мәдәният йорты директоры Сирин Шәйхетдинова.- Иң өлкән артистыбыз- китапханәче Әлфия Сөләйманова, иң яше- 8нче класс укучысы Алсу Иранова. Әлфия апа безнең "Гөлкәй" хатын-кызлар вокаль ансамбленда җырлый.
Ансамбль составында 14 кеше, сүз уңаеннан, алар белән бергә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова да чыгыш ясый. Программабызга җырлар , төрле милләт биюләре кертелде. Үзешчәннәр арасында сәхнәләрдә чыгыш ясап, тәҗрибә туплаган артистларыбыз да бар. Әйтик, тамашачылар яратып өлгергән Марат Сәйфетдинов берничә җыр башкара, беренче тапкыр гына сәхнәгә аяк басучылар да бар.
Кызганыч, район мәдәният йортының тамаша залында бу көнне халык аз җыелган иде.
Концерт графигы
23.01.15 - Бәркәтә авыл җирлеге
27.01.15 - Ульяновка авыл җирлеге
30.01.15 - Югары Кәминкә авыл җирлеге
04.02.15 - Шешминка авыл җирлеге
06.02.15 - Ивашкино авыл җирлеге
13.02.15 - Кармыш авыл җирлеге
17.02.15 - үзәк больница, үзәк китапханә, лицей
23.02.15 - балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты
20.02.15 - Күтәмә авыл җирлеге
25.02.15 - Чирмешән АҖ, Нурлат аграр техникумы филиалы
27.02.15 - Лашман авыл җирлеге
05.03.15 - балалар бакчалары, 2нче мәктәп, Боз сарае, ФОК, яшүсмерләр спорт мәктәбе, яшьләрнең ял итү үзәге
06.03.15 - Мордва Афонькәсе авыл җирлеге
11.03.15 - Социаль яклау бүлеге, йорт-интернат, 1нче мәктәп
13.03.15 - Түбән Кәминкә авыл җирлеге
17.03.15 - РЭЭБ, янгын часте, хәрби комиссариат, музей
20.03.15 - Түбән Кармалка авыл җирлеге
25.03.15 - район элемтә һәм почта бүлекләре, кадет мәктәбе
26.03.15 - райпо, коммуналь челтәрләр
27.03.15 - Яңа Элмәле авыл җирлеге
04.04.15 - Яңа Кади авыл җирлеге
07.04.15 - Район Советы, башкарма комитет, Пенсия фонды, финанс-бюджет, хисап, җир палаталары, мәгариф, мәдәният бүлекләре, мед. иминият
10.04.15 - Иске Кади авыл җирлеге
14.04.15 - Иске Котыш авыл җирлеге
17.04.15 - Иске Үтәмеш авыл җирлеге
20.04.15 - Туймәт авыл җирлеге
24.04.15 - Авыл җирлекләре гала-концерты
25.04.15 - Оешмалар гала-концерты
Концертлар район мәдәният йортында була, 19 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан фестиваль Смотр башланды