Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә “Уйнагыз, гармуннар!“ бәйрәме була

Районда быел да, 23 майда, "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме булачагын күптән ишеткән идем, бу хакта район газетасында да язып чыктылар. Аны бик кирәкле чара дип саныйм. Районда да "Уйнагыз, гармунар!" бәйрәме оештырыла башлагач, бу уен коралларын күптән чормаларга элгән агайлар да "яшьлек дусларын" кабат кулларына алдылар. Бер белгән һөнәр онытылмый ул,...

Районда быел да, 23 майда, "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме булачагын күптән ишеткән идем, бу хакта район газетасында да язып чыктылар. Аны бик кирәкле чара дип саныйм.

Районда да "Уйнагыз, гармунар!" бәйрәме оештырыла башлагач, бу уен коралларын күптән чормаларга элгән агайлар да "яшьлек дусларын" кабат кулларына алдылар. Бер белгән һөнәр онытылмый ул, бармакларга бераз күнегүләр генә кирәк. Икенчедән, яшьләрдә дә гармунга мәхәббәт уяна.
Бәйрәмне оештыручылар: район газетасы редакциясе, мәдәният бүлеге гармун һәм баян кебек уен коралларын пропагандалап дөрес эшлиләр. Юкса, хәзер алар мәҗлесләрдә сирәк күренә.
Без яшь вакытта бер мәҗлес тә гармунсыз үтмәде, атна саен чакыра иделәр. Яшермим, кайчак өлкәннәр табынына барасы килмәгән чаклар да булды, яшьләр янына клубка чыгасы килә иде.
Безнең нәселдә гармунчылар күп, малай вакыттан ук аңа тартылдым. Тик уйнарга гармун юк иде. Кемдә гармун бар, шуларга барып тальянда уйнарга өйрәндем. 7-8 классларда укыганда җизни үземә иске хромка алып кайтып бирде, иске булса да - үземнеке бит. Аны кулдан да төшермәдем. Туебызга апа белән җизни баян бүләк итте. Бу бик кадерле бүләк булды. Аның белән күп сәхнәләрдә чыгыш ясадым.
Рәүф Җиһаншин.
Югары Чегодай.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Уйнагыз, гармуннар