Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә туган көндә киноны бушлай карап була

Үткән елның августында яңа, заманча бина - яшьләрнең ял итү үзәге ишекләрен ачкач чирмешәнлеләргә дә, ерак йөрмичә генә, 3D форматында кинофильмнар карау мөмкинлеге барлыкка килде. Атнага ике көн (җомга, якшәмбе) икешәр сеанс фильмнар күрсәтәбез. Каникул вакытларында сеансларны арттырабыз да, - ди яшьләрнең ял итү үзәге директоры Ирина Суворова. - Әгәр...

Үткән елның августында яңа, заманча бина - яшьләрнең ял итү үзәге ишекләрен ачкач чирмешәнлеләргә дә, ерак йөрмичә генә, 3D форматында кинофильмнар карау мөмкинлеге барлыкка килде.


Атнага ике көн (җомга, якшәмбе) икешәр сеанс фильмнар күрсәтәбез. Каникул вакытларында сеансларны арттырабыз да, - ди яшьләрнең ял итү үзәге директоры Ирина Суворова. - Әгәр класс белән фильм карарга теләсәләр, алдан сөйләшеп, күрсәтү вакытын аларга уңайлы вакытка да күчерә алабыз.

30 урынга исәпләнгән кино залында бер сеанста уртача 10-12 тамашачы була. Фильмнарга күбрәк балалар килә. Лицей, кадет мәктәп-интернаты укучылары биредә еш булалар, алар класслары белән культпоходлар да оештыра. Ә менә авыллардан килүчеләр азрак.

-Без август аенда "Татаркино" оешмасының Бөгелмә филиалы белән килешү төзедек. Айга бер барып фильмнарны алмаштырып кайтабыз, - ди Ирина Суворова. - Популяр, яңа, кызыклы кинофильмнар сайлап алабыз.

Яшьләрнең ял итү үзәге эшли башлаганнан бирле кино залында 112 сеанста 555 тамашачы булган. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә 56шар сеанс булса да, алда язылганча, балалар күбрәк (383) килгән. 7 айда 39 мең сумлык билет сатылган.

-Бездә күп балалы гаилә балалары һәм туган көнендә безгә килгән бала һәм аның ике иптәше кинога бушлай керә ала, - ди яшьләрнең ял итү үзәге методисты Радик Мөхәммәтшин. - Мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән фильмнарны бушлай күрсәтәбез. Тамашачыларга татарча кинолар да алып кайтабыз. Күптән түгел "Кияү балакай" фильмын тәкъдим иттек. Киләсе баруда "Ак чәчәкләр" фильмын алып кайтырга ниятләп торам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined