Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә фольклор коллективлары ярышты (+ФОТО)

Чирмешәндә узган Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фольклор фестиваленең зона этабында республикабызның җиде районыннан 200 дән артык кеше катнашты. Фольклор коллективлар һәм аерым башкаручылар да бу чарага бик җитди әзерләнгәннәре күренеп тора. Ә бит аларны инде тәҗрибәле осталар дип тә була, сәхнәдә үзләрен бик иркен тоталар,программалары эчтәлекле,югары дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар. Араларында "Аулак...

Чирмешәндә узган Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фольклор фестиваленең зона этабында республикабызның җиде районыннан 200 дән артык кеше катнашты.

Фольклор коллективлар һәм аерым башкаручылар да бу чарага бик җитди әзерләнгәннәре күренеп тора. Ә бит аларны инде тәҗрибәле осталар дип тә була, сәхнәдә үзләрен бик иркен тоталар,программалары эчтәлекле,югары дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар. Араларында "Аулак өй", "Җырлыйк әле" телевизион тапшыруларында катнашучылар да, төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә призлы урыннар алучылар да бар.
Безнекеләр дә башкалардан ким түгел. Бу фестиваль алтынчы ел рәттән үткәрелә Һәм район мәдәният йорты каршында 16 ел элек оешкан "Умырзая" татар халык ансамбле аңарда катнашып, үзен таныттырып та өлгерде. Якташларыбызны Пермь, Тольятти, Самара шәһәрләрендә дә беләләр, "Татарстанда без бармаган район калмагандыр," диләр ансамбльдә җырлаучы кызлар. Бүгенге концертта да алар беренчеләрдән булып чыгыш ясадылар һәм җюриның югары бәясен ишеттеләр.
-Мин бу концертка эштән үк, төнге сменадан соң, килдем, - ди ансамбльдә беренче көннән ук җырлап йөрүче, район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшләүче Фәридә Гафиятуллина. - Бер чыгышны калдырганым юк. Репетицияләргә килеп, кызлар белән утырып бер сөйләшкәч, бөтен арыганнар юкка чыга.
Ансамбльнең ветераннары - 62 яшьлек Камилә Җәлилова, 60 яшьлек Гөлфирә Локманова да яшьләрдән калышмыйлар. Рәхәтләнеп җырлап - биеп йөриләр.
Бүгенге чарада алардан да олыраклар үз осталыкларын күрсәттеләр. Әйтик, Яңа Чишмә районыннан килгән " Талир тәнкә" һәм "Ак калфак" коллективлары, мөгаен, бер тамашачыны да битараф калдырмагандыр.
Тубылгы Тау авылы мәдәният йорты каршындагы "Ак калфак" фольклор ансамбльле 20 ел элек оешкан.
-Мин кечкенәдән үк уйныйм, - ди ансамбльның гармунчысы 75 яшьлек Рәйсә Хәлилова. - Абыйларым гармунчылар иде, алардан өйрәнеп калдым. Сугыштан соң авылда гармунчылар юк иде бит, мине, яшүсмер кызны, мәҗлесләрдә уйнарга йөртәләр иде. Хәзер инде заманалар башка, әмма яраткан шөгылемне ташлыйсы килми.
"Талир тәнкә" әбиләре дә бик әрсез булып чыктылар. Үзләренең уңышлары турында горурланып сөйләделәр. Әйтергә кирәк, "Балкыш" фестивале дипломантларының мактанырлыклары бар. Җитәкчеләрен - Илсөяр Дәүләтшинаны да бик хөрмәт итәләр. Безнең районга да беренче генә килүләре түгел икән, Якты Тау поселогында чыгыш ясаганнары бар. Бу коллектив миңа инде дөньяга танылган Бураново әбиләрен хәтерләтте. Евровидениедә дә менә дигән чыгыш ясап кайтырлыклары бар. Аларның дәрт һәм энергиясенә карап таң калырсың.
"Түгәрәк уен" фестивале зур әһәмияткә ия - ул халкыбызның гореф - гадәтләрен саклап калуга, өйрәнүгә, үзаңыбызны үстерүгә, балаларны тәрбияләүгә дә үз өлешен кертә. Без барыбыз да бер тирәдә яшибез кебек, әмма һәр районның үзенә хас йолалар, милли киемнәр бар. Бүгенге фестиваль шуны да күрсәтте.
Район мәдәният хезмәткәрләре күрсәткән "Орчык" бәйрәмен, Чистайларның бирнә әзерләү, яңачишмәләрнең печән өсте күренешләрен сәхнәдән күзләремне ала алмыйча карап утырдым. Бик оста итеп сәхнәләштергәннәр.
Гомумән алганда, райондагы узган әлеге фестиваль өлкән яшьтәге артистларга бай булды. Якташларыбыз, сәхнә ветераннары: Иске Кадидан Госман Мортазин, Лашманнан Наҗия Талиповаларның да чыгышларын тамашачылар бик җылы каршы алдылар. Наҗия апа Гаяз Исхакыйның туган җиренә багышлап язган мәнәҗәтен бик оста итеп укыды.
-Әнием шулай мәнәҗәтләр әйтеп йөри иде, - ди 76 яшьлек Наҗия апа. - Күрәсең, аның бу сәләте миңа да күчкән.Мин хәттә төнлә дә аларны укып ятам.
Сүз уңаеннан, Нәҗия апа элек тә "Түгәрәк уен"да катнашкан.
Район балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар да бүгенге чарада катнашып, үз чыгышлары белән концертны бизәделәр. Шулай да, бугенге концерттан соң яшь буын халык фольклоры белән күбрәк кызыксынсын иде дигән теләк уяна.
Нурлат, Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Чистай, Әлки һәм Чирмешән фольклорчылары җырладылар, биеделәр, уйнадылар, кыскасы, үз сәләтләрен күрсәттеләр. Мөгаен, мондый бәйгедә җиңүчеләрне билгеләү дә авырдыр, бәлки шуңадыр да Казаннан килгән мәртәбәле җюри әгъзалары бүген катнашучыларның барысына да Дипломнар тапшырды, ә республика этабында чыгыш ясаучылар исемлеген соңрак игълан итүләре турында әйттеләр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан фольклор