Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә ачылган мәдәни үзәк гөрләп эшли (+ФОТО)

Чирмешәндә яңа ачылган мәдәният үзәгендә берничә чара үткәрделәр дә. Ә бинаның кавышулар залында яшь парларның никахлары теркәлгән. -Физкультурачылар көнендә бездә футбол буенча район чемпионатының ябылу тантанасы үтте, - ди үзәк директоры Ирина Суворова. - Иң яхшы футболчыларны бу көнне Кубок һәм грамоталар белән котлап, аларга спортта яңа үрләр яулауларын теләделәр....

Чирмешәндә яңа ачылган мәдәният үзәгендә берничә чара үткәрделәр дә. Ә бинаның кавышулар залында яшь парларның никахлары теркәлгән.

-Физкультурачылар көнендә бездә футбол буенча район чемпионатының ябылу тантанасы үтте, - ди үзәк директоры Ирина Суворова. - Иң яхшы футболчыларны бу көнне Кубок һәм грамоталар белән котлап, аларга спортта яңа үрләр яулауларын теләделәр.
Үзәктә балалар һәм яшьләр өчен 3Д кинозалы да үз ишекләрен ачты. Сеанстан соң тамашачыларга буфетта авыз итеп алырга мөмкинлек бар. Ә иң кечкенә балалар уен бүлмәләрен яратып өлгерде.
Җомга, шимбә кичләрендә үзәктә дискотека үткәрелә.1 сентябрьдән исә монда түгәрәкләр эшли башлаячак.
Күргәзмәләр залына исә рәссамнарыбыз эшләрен, районның кул эшләре осталарының иҗат җимешләрен куймакчыбыз. Коллекционерларны да үзебезгә чакырабыз.
Биредә балалар һәм яшьләр оешмаларының семинарлары да үтәчәк. Яшьләребезнең безнең үзәк эшенә кагылышлы башка тәкъдимнәрен көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәдәни үзәк