Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән театры яңа спектакль тәкъдим итә

Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры артистлары драматург Гамир Насрыйның "Яшел эшләпә" исемле комедиясен сәхнәләштергәннәр. Яңа спектакльдә рольләрне Рушания Шакирова, Рәхилә Шакирова, Илдар Галимов, Альмир һәм Венера Жораевлар башкара. -Бу премьераны "Идел - йорт" халык театрлары фестиваленең Түбән Камада узган зона этабында да күрсәттек, - ди театрның режиссеры Рушания...

Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры артистлары драматург Гамир Насрыйның "Яшел эшләпә" исемле комедиясен сәхнәләштергәннәр.

Яңа спектакльдә рольләрне Рушания Шакирова, Рәхилә Шакирова, Илдар Галимов, Альмир һәм Венера Жораевлар башкара.
-Бу премьераны "Идел - йорт" халык театрлары фестиваленең Түбән Камада узган зона этабында да күрсәттек, - ди театрның режиссеры Рушания Шакирова. - Дөресен әйткәндә, жюри әгъзаларына без сайлаган әсәр ошамас дип уйлаган идек. Киресенчә, югары бәя алдык, хәтта: "Сезнең коллектив Шекспирны да уйный ала", - диделәр.
Яңа спектакльне инде Әмир һәм Түбән Чегодай авыллары халкы да караган. Театр коллективы аны башка татар авылларында да куярга планлаштыра. Чирмешән тамашачылары бу комедияне апрель аенда күрә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комедия татар халык театры Гамир Насрый Чирмешә театры