Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән татар халык театры премьера күрсәтте

Чирмешән халык театры Айгөл Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда”драмасын сәхнәгә куйды. Драмада дәһшәтле сугыш елларында әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз кичергән авыр тормыш сурәтләнә. 

Район мәдәният йортында күрсәтелгән спектакль ошады гына дисәм, бу бик аз булыр иде. Искиткеч шәп булды! Уйнап та күрсәттеләр, ичмасам! Елаттылар да, көлдерделәр дә, ышандырырлык итеп бер сулышта уйнап та чыктылар. 

Мин театр белгече дә, тәнкыйтьче дә түгел, гап-гади бер тамашачы гына. Камал, Тинчурин театры артистлары уйнаганны яратсам да, бүген үз районымның артистларына сокланып, алар белән горурланып утырдым. Күр инде син, күпме авырлыклар күреп тә, яшәү ямен югалтмаган, һаман да яшьлеген сагынып яшәүче олыгайган Шаһидәне Ралия Бәдретдинова ничек оста уйнады! Ә яшь Шаһидәне уйнаган Алинә Зиятдиновага тәмам гашыйк булдым. Ут чәчеп тора. Яратуның ни икәнен дә белергә өлгермәгән яшь кызлар – Зәкия (Тәския Кәримова) белән Сабираның (Гөлгенә Харисова) язмышлары да нинди аянычлы. Ике гаилә – Нигъмәт (Илһам Галимов), карчыгы Мәрзия (Рушания Шакирова) һәм күршеләре Касыйм (Җәлил Мортазин) һәм аның хатыны Гөлсем (Гөлнар Фәтхетдинова) арасындагы мөнәсәбәткә таң калырлык. Күрше хакы – тәңре хакы! Авыл хатыннары – Мәрфуга (Рәхилә Шакирова), Сәлимә (Гөлнур Шәкурова), Мәрзыя, Гөлсемнәрнең урман кисү күренешен еламый карап та булмый. Булган бит, булган шундый чорлар! Ә менә Хәмитне – авыл советы кешесен – Альмир Жораев шәп уйнады. Сәхнәгә менеп, “бәреп үтерәсе килде” үзен (кайчандыр бер очрашуда Камал театры артисты Әсгар Шакиров, “әгәр тискәре рольне уйнаган артистны тамашачының “бәреп үтерәсе килсә”, бу инде ул бик шәп уйнаган була”, дигән иде). Чынлап та шулай!

Ә яшьләр нинди матур! Егетләр солтаны Салават Закиров (Әүхәт ролендә), яшь кызлар Алия Хожаева, Диләрә Дәүләтшина, Камилә Гайнуллиналарның уйнавы нур өстенә нур булды. Яшьлек матур шул! Кызларның уйнауларына, буй-сыннарына сокланып карап утырдым. Үзебезнең лицейдан булгач, тагы да рәхәт иде аларны күрү.

Спектакльне районыбызның танылган артисты – җырчы, биюче, сүз остасы – Рушания Шакирова сәхнәгә куйган. Аның таланты алдында баш иям. Ә артистлар – олысы-кечесе, яше-карты; төрле һөнәр ияләре, укучылар – менә дигән сәхнә осталары икән. Күпме хезмәт куелган! Нәтиҗәсе шәп. Афәрин! 
Спектакль беткәч тә, бер тын тамашачы, нидер көткәндәй, як-ягына каранып алды. Артистларыбызның уңышларына сөенеп җитәкчелектән җылы сүз әйтергә сәхнәгә менүче күренмәгәч (һәрбер билеты 400-500 сум торган ерактан килгән артистларга мактау сүзләрен жәлләмәсәк тә, үзебезнекеләр булгач, шулай тиеш дип кабул ителәдер инде, күрәсең), бөтен зал, аягүрә басып, артистларыбызны озак алкышлады. Шундый матур, дулкынландыргыч мизгелләр булды бу. Рәхмәт хисе, горурлык хисе!

Ә спектакль буласын очраклы гына белдем. Бу спектакльне әле тагын-тагын карар идем.

Гакыйлә Нуретдинова.

Чирмешән.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев