Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районында Питрау бәйрәме узды

12 июль көнне Сосновка, Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Әккәрәй авылларында Питрау бәйрәме үткәргәннәр. Питрау яки Петр һәм Павел көне - керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме. Ул җәй уртасына туры килә. Бу көнне кошлар сайраудан туктый, бар табигать акрынлап көзгә авыша. Себерке, дару үләннәре әзерләү сезоны да...

12 июль көнне Сосновка, Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Әккәрәй авылларында Питрау бәйрәме үткәргәннәр.

Питрау яки Петр һәм Павел көне - керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме. Ул җәй уртасына туры килә. Бу көнне кошлар сайраудан туктый, бар табигать акрынлап көзгә авыша. Себерке, дару үләннәре әзерләү сезоны да тәмамланып килә дигән сүз. Бу көнне, борынгылар йоласы буенча, иртәнге якта басу - кырлардан чәчәкләр алып кайтып, өй эчләрен, капка - коймаларны бизәгәннәр, кунакка йөрешкәннәр.
-Питрау бәйрәмен авылда ел саен оештырабыз, - ди Сосновка башлангыч мәктәбе укытучысы Людмила Прокопьева.- Бездә электән Питрау көнне күңел ачу чаралары үткәрелгән. Быелгы Питрауга да халык күп кайткан иде. Хәтта явып киткән яңгыр да кәефләрне төшермәде. Кайберәүләр аяк киемен салып, урам буйлап яланаяк йөрделәр.
Яңа Элмәле авылында да бәйрәмгә шактый күп кеше җыелган. Монда да берничә урамны әйләнеп узганнар, җырлар башкарганнар, әйлән - бәйлән уены оештырганнар.
-Питрау ул - урып - җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә, - ди Яңа Элмәле мәдәният йорты директоры Александра Ильдирякова. - Бу көнне генә башкарыла торган җырлар да бар. Әйтик, без авылыбызга иминлек теләп җырлыйбыз, ә инде урак өстендә башка җырлар җырланырга тиеш.
Иске Элмәледә дә бу көнне җырлап авыл урамнарын әйләнеп чыкканнар. Ахырдан чәй табыны артында җыелганнар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Питрау көне

2
X