Чирмешән районында Питрау бәйрәме узды
12 июль көнне Сосновка, Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Әккәрәй авылларында Питрау бәйрәме үткәргәннәр.
Питрау яки Петр һәм Павел көне - керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме. Ул җәй уртасына туры килә. Бу көнне кошлар сайраудан туктый, бар табигать акрынлап көзгә авыша. Себерке, дару үләннәре әзерләү сезоны да...