Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән игенчеләрен артистлар да эшкә рухландыра

"ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятенең элеккеге Липки поселогы ягындагы кырларында шактый техника шып туктап калды: менә сиңа мә, йөртүчеләре концертка киткән. Баксаң, бүген иген басуына мәдәният йортыннан артистлар килгән икән. Комбайнчылар, шоферлар, тракторчылар төшке аш вакытында борщ, котлет һәм дөге белән сыйлана-сыйлана җырлар тыңладылар. Агитбригада кыр хезмәтчәннәренә әнә шулай ярты сәгатьлек концерт куйды....

"ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятенең элеккеге Липки поселогы ягындагы кырларында шактый техника шып туктап калды: менә сиңа мә, йөртүчеләре концертка киткән.

Баксаң, бүген иген басуына мәдәният йортыннан артистлар килгән икән. Комбайнчылар, шоферлар, тракторчылар төшке аш вакытында борщ, котлет һәм дөге белән сыйлана-сыйлана җырлар тыңладылар. Агитбригада кыр хезмәтчәннәренә әнә шулай ярты сәгатьлек концерт куйды. Кунаклар әле тагын җырлаган булырлар иде дә - урырга, сугарга кирәк. Көн матур, уңыш та шәп. Уракны яхшы башлаганнары өчен җитәкчелек хезмәткәрләренә кичә генә бишәр мең сум премия дә биргән. Анысына да күңелләре булгандыр кыр уңганнарының. Шулай эшләргә кызык.

Артистлар исә башка хуҗалыкларга да барачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин әйтүенчә, алдагы көннәрдә уракта иң яхшы эшләүче комбайнчыларны һәм машина йөртүчеләрне, кырга барып, премияләр биреп сөендермәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined артистлар эшкә рухландыралар