Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән халык театры яңа премьера әзерли

Чирмешән халык театры артистлары драматург Данил Салиховның "Кызлар капкыны" исемле комедиясен сәхнәләштерәләр. -Спектакльдә сигез кеше катнаша,- ди театрның режиссеры Рушания Шакирова. - Нигездә, чирмешәнлеләр уйный, шулай ук Иске Үтәмеш һәм Туймәт авыллары үзешчәннәре дә бар. Район тамашачылары спектакльне февраль азагында күрә алачак. Сүз уңаеннан, 16 февральдә Чистайда узачак балалар-яшүсмерләр театрлары...

Чирмешән халык театры артистлары драматург Данил Салиховның "Кызлар капкыны" исемле комедиясен сәхнәләштерәләр.


-Спектакльдә сигез кеше катнаша,- ди театрның режиссеры Рушания Шакирова. - Нигездә, чирмешәнлеләр уйный, шулай ук Иске Үтәмеш һәм Туймәт авыллары үзешчәннәре дә бар.

Район тамашачылары спектакльне февраль азагында күрә алачак.

Сүз уңаеннан, 16 февральдә Чистайда узачак балалар-яшүсмерләр театрлары һәм курчак театрлары коллективларының "Иделкәем" республика смотр-конкурсында безнең район вәкилләре дә катнашачак. Район мәдәният йорты каршындагы татар төркеме "Соңгы Шүрәле", рус төркеме "Принцесса и дракон" исемле әкиятләр күрсәтергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined театр