Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Берлиннан соң – Чирмешәнгә

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан Республикасының дәүләт фольклор музыкасы ансамбле үз концертлары белән узган атнада Чирмешәнгә дә килде. Коллектив район мәдәният йорты сәхнәсендә ике концерт тәкъдим итте. Көндез алар район мәктәпләреннән килгән укучылар алдында махсус программа күрсәттеләр. Яшь тамашачыларга Казан артистларының чыгышы бик хуш килде. Дөрестән...

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан Республикасының дәүләт фольклор музыкасы ансамбле үз концертлары белән узган атнада Чирмешәнгә дә килде.


Коллектив район мәдәният йорты сәхнәсендә ике концерт тәкъдим итте. Көндез алар район мәктәпләреннән килгән укучылар алдында махсус программа күрсәттеләр. Яшь тамашачыларга Казан артистларының чыгышы бик хуш килде. Дөрестән дә, бер сәгатьлек концерт эчтәлекле, кызыклы, мавыктыргыч булды. Балалар халык җырларын тыңладылар, биюләр карадылар һәм кайбер милли музыкаль уен коралларының тарихы белән дә таныштылар.

"Безнең гастрольләр географиясе бик киң. Коллектив Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә еш чыгыш ясый.

Күптән түгел генә Берлинда булып кайттык, аңа кадәр Парижга барган идек, безне анда да бик җылы каршы алдылар, - ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов. - Ә бүген без рәхәтләнеп Чирмешән балалары каршында чыгыш ясадык. Фольклор ансамбле булгач, программабыз татар халык иҗатына нигезләнеп төзелгән. Минемчә, татар сәнгате дә шул юнәлештә барырга тиеш. Миллилегебезне югалтмаска, аны балаларыбызда да тәрбияләргә кирәк".

Шул ук көнне кич белән ансамбльнең чыгышын өлкән тамашачылар да күрә алды. Район мәдәният йортына килүчеләр шактый иде.

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев