Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Аракысыз туйда күңеллеме?

Гадәттә, туйлар спиртлы эчемлекләр белән үтә. Россия халкы 40 градуслы белән бераз үзен кыздырмаса, күңел ача белми дә кебек. Каядыр, кемдер туй мәҗлесен аракы белән "бизәмәсә", без бу хакта хәтта гаҗәпләнеп тә сөйлибез.Ә алкогольле эчемлекләрдән башка туйда күңеллеме? Бүгенге сорашу шул хакта. Рушания ШАКИРОВА: - Бервакыт миңа аракысыз мәҗлес алып...

Гадәттә, туйлар спиртлы эчемлекләр белән үтә. Россия халкы 40 градуслы белән бераз үзен кыздырмаса, күңел ача белми дә кебек. Каядыр, кемдер туй мәҗлесен аракы белән "бизәмәсә", без бу хакта хәтта гаҗәпләнеп тә сөйлибез.Ә алкогольле эчемлекләрдән башка туйда күңеллеме? Бүгенге сорашу шул хакта.


Рушания ШАКИРОВА: - Бервакыт миңа аракысыз мәҗлес алып барырга туры килде. Дөрес, өстәлләрдә аракы юк иде, әмма яшьләр никтер исерә бардылар. Алар каядыр якка чыгып, эчеп кергәләделәр. Минемчә, туй исерткечләрдән башка да бик күңелле була ала. Тамададан да күп нәрсә тора. Кызык итеп алып бару, халыкның игътибарын җәлеп итү кирәк.

Әлфия МОСТАФИНА: - Берничә ел элек без чын мөселман туенда булган идек. Хатын-кызларны ир-атлардан аерым утырттылар. Туй мәҗлесен алып баручы да теләк әйтүләрне һәм уеннарны бик үзенчәлекле оештырды. Ярышлар булды, биедек, җырладык та. Бик ошады.

Ландыш ФӘСХЕТДИНОВА: - Безнең туебыз да аракысыз үтте һәм, гомумән, без бөтен бәйрәмнәрне, мәҗлесләрне спиртлы эчемлекләрсез уздырабыз. Алар һәрвакыт бик матур, күңелле үтә. Минемчә, аракы салган рюмка тотып исәнлек теләү үзе бер мәгънәсезлек.

Сәлимҗан ГАМИРОВ: - Үзебезнең бер туганнарыбызның туе аракысыз булды. Алып баручы төрле кызыклы уеннар оештырды, җырладык, биедек. Бик күңелле иде.

Барлык райондашларыбыз да бу фикерләр белән килешә яки килешми дию дөрес булмас. Күп кеше әлеге сорауга: "Юк, алай ошамый, бераз капсаң, күңеллерәк булып китә", - дип тә җавап кайтардылар...

Иске Үтәмеш авылы имамы Вәлирахман ГАЗИЗОВ бу сорауларга түбәндәгечә җавап бирде: "Хәзер күп авылларда туйларны аракысыз оештыралар. Андый мәҗлесләрдә булган кешеләр сүзе буенча, алар да бик күңелле уза. Гомумән, мөселман кешесенә спиртлы эчемлекләр белән мавыгу бер дә килешми. Аллага шөкер, соңгы елларда яшьләр дә дингә тартыла башлады. Авылларда, минемчә, исереп йөрүчеләр азайды кебек. Хәзер бит туйларда, күзәткәнегез бардыр, аракы булса да, элеккеге кебек күп эчмиләр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Бәйрәмнәр