Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары Кәминкәдәге “Ильхан“ сөтчелек комплексына таналар кайтардылар

Югары Кәминкәдәге "Ильхан" сөтчелек комплексына, ниһаять, маллар кайтты. Алар - әлегә 74 баш буаз тананың күбесе ай-ай ярым эчендә бозауларга тиеш. Соңрак монда сыерлар санын 1000 башка җиткермәкчеләр. Районда тиңе булмаган галәмәт зур, 440 миллион сум чамасы бәягә төшәчәк комплекс сөт җитештерүгә махсуслаша. Бюджет һәм комплекс хуҗасы Ильяс Хәнәфиев акчасына...

Югары Кәминкәдәге "Ильхан" сөтчелек комплексына, ниһаять, маллар кайтты. Алар - әлегә 74 баш буаз тананың күбесе ай-ай ярым эчендә бозауларга тиеш.


Соңрак монда сыерлар санын 1000 башка җиткермәкчеләр. Районда тиңе булмаган галәмәт зур, 440 миллион сум чамасы бәягә төшәчәк комплекс сөт җитештерүгә махсуслаша.

Бюджет һәм комплекс хуҗасы Ильяс Хәнәфиев акчасына республиканың төрле төбәкләреннән алынган, тәүлеккә уртача 20-25 килограмм сөт бирергә сәләтле таналар яхшы тәрбиядә. Елкылдап торалар. Алар алдына улак тутырып салырлык сенаж һәм силос запаслары гына да 16 мең тонна чамасы ук, фуражга кытлык юк. "Ильхан"ның 3 мең гектардан күбрәк үз җире бар бит. Былтыр елына күрә яхшы ук уңыш җыйганнар.

-Җирсез булмый, киләчәктә, килешү юлы тапсак, якын-тирәдәге авыллар пайчыларыннан тагын 4-5 мең гектар җир алырга телим, - ди Ильяс Вәлиҗан улы. - Комплексыбызда 500 баш савым сыеры өчен төзелгән аерым корпуста төзелеш, монтаж эшләре төгәлләнгән диярлек. Татарстан Президенты тагын таналар алуда өлешчә булышырга ышандырды. Былтыр районда булганда ул безгә, Югары Кәминкәгә, "Ильхан"га да киләчәген әйтте. Ярдәм итмәсәләр, үземә генә авыр.

Рәхмәт, Ильяс Хәнәфиевны төзелеш вакытында да һичкем кире бормаган. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин ике көннең берендә диярлек монда. Эш барышы белән кызыксынып тора, ничек тә булышу җаен карый. Бу да эшкә дәрт уята.

"Ильхан"да Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры да булып китте, Марат Әхмәтов та Ильясның фикердәше, уй-гамәлләрен хуплаучы.

Дәүләт, хөкүмәт Хәнәфиев комплексына электр, су челтәрләре сузу чыгымнарын үз өстенә алган, авылдан монда кадәр юл да күтәреп биргәннәр. Төзелеш барышында федераль бюджеттан да, авыл хуҗалыгына кагылышлы максатчан программа кысаларында, средстволар биргәннәр, ә җиһазлар алырга республика булышкан. Сүз уңаеннан, биредә сыерларны "Карусель"гә кертеп савачаклар. Анда берьюлы 40 сыерны савып була. Минутлар эчендә. Сөт үткәргечләр буенча гына узачак. Сыерларны ясалма юл белән каплатырга килешкәннәр. Азыкны тракторларда кертәләр.

Күргән-белгән түгел бит, Ильяс Вәлиҗан улы мондыйрак комплексларда ничек эшләүләрен Чабаксарга, Кировка барып та өйрәнгән. Аңа бигрәк тә Мамадыш районындагы комплекс ошаган. Израильдә дә булган ул, тик андагы табигать шартлары бөтенләй үзгә, җылы, бездә бит кышын мәшәкатьләр бермә-бер арта, карын да чистартасы, биналарны да җылытасы, техника паркын да ныгытасы...

Әле менә һаман шул республика, нефтьчеләр һәм Ильяс Хәнәфиевның үз акчасына өр-яңа ике "Кировец" алалар, алар шушы көннәрдә кайтып та җитәргә тиеш. Язгы кыр эшләренә шундый куәтле техника бик кирәк. Башка төр тракторлары, тагылма агрегатлар, орлык та җитеш. Минераль ашламалар гына азрак, әмма анысы да булыр кебек. Универсаль чәчү агрегатына да кызыгалар.

-Сыерның сөте - телендә, диләр. Сыеры, танасы, бозавы бергә, проект куәтенә чыккач, 2-3 мең баш терлекне ашатырга да кирәк? - дим "Ильхан" хуҗасына.

-Азыкны әле, кайсы елның ничек киләсен белеп булмый, запас белән әзерләсәң яхшы, - ди Ильяс Вәлиҗан улы. - Кузаклы культуралар: борчак, вика, кукуруз да чәчәргә исәп бар. Көздән җиргә күмдерелгән 850 гектар бодаебыз да - өметебез. Бөртекне онга әйләндерү кыен түгел, тегермән үзебездә үк бар.

-Сөтне дә ниндибер продукция итеп сату турында уйлыйсыңдыр?

-Әйе, сөт кенә сатуны нефтьне юнь бәягә урнаштыру белән чагыштырам. Чимал товарга әйләнсә яхшы, әле бит чыгымнарны капларга, тармакны үстерергә, хезмәт хакы түләргә дә кирәк.

-Инде сөйләшүебез дә нәкъ менә эштә хәлиткеч факторга - кадрлар мәсьәләсенә килеп җитте.

-Шуңа күрә Югары Кәминкәдә унбиш йорт төзергә план бар. Яшь белгечләргә. Төзелеш өчен документлар килештерү хәлендә, - ди Ильяс. - Бу эштә дә республика, Президентыбыз булышачак. Комплекска бүген үк белемле ветврачларга, агрономнарга эш бар. Килсеннәр, торыр урын да булыр, хакын да түләрбез. Бездә эшләүче егермеләп кеше айныкын-айга акча ала. Механизаторлар, терлекчеләр - үзебезнең авыл кешеләре. Кайсыберләре шәһәрдән үк күчеп кайтты. Монысы да сөендерә комплекс хуҗасын. Туган авылында фермаларның бушап, халыкның эшсез калуы аның йөрәгенә тигән иде. Районыбызда терлекчелек тармагындагы хәлләрнең торышын әледән-әле тиргәп торуларында ничектер Ильяс та үзен гаепле сыман тойды. Зур эшкә әнисе Шәрәфәтнең хәер-фатихасы белән керешкән ул.

Эше күп әле Хәнәфиевның. Тагын 500 баш савым сыерына инде өченче корпус төзисе бар. Гараж да кирәк. Аларның нигезләрен ясап куйганнар үзе.

-Нишлисең, артка юл юк, башлаган, тәвәкәлләп тотынган эшне ярты юлда калдырып булмый, - ди Ильяс Хәнәфиев. - Маллар алу, карау мәшәкатьләре белән бергә төзелешне дә туктатмыйсы иде. Моннан тыш белем эстәүдән дә туктарга ярамый, мин бит автомеханик кына, авыл хуҗалыгында кайбер мәсьәләләрне, барыбер төптән үк аңлап та бетермим. Белгечләр кирәксенүем дә шуңа.

-Үзеңнең берәр сыер савып караганың булдымы, Ильяс?

-Булды. Миңа тугыз яшь иде бугай. Әни больницага, Рәхилә сеңлемне табарга киткәч саудык инде, кая барасың, сыерны. Без бит авыл балалары, эштән, кулны пычратудан чирканмыйбыз.

Төпле хуҗа Ильяс. Оптимист. Максатчан. Барган юлыннан тайпылмый торган. Белгечләр белән киңәш тота белә. Районыбызда терлекчелек тармагының үсеше нәкъ менә шундый булдыклы егетләргә бәйле. Шул ук Ильяс Хәнәфиев бездән шактый ерактагы Нижневартовскида да эш йөртә. Урман кисәләр, юллар салалар икән. Якташыбыз сиксәнләп кеше хезмәт куючы предприятие башлыгы. Анда да торыр урыны яхшы, монда да. Югары Кәминкәдәге шәп, затлы йорты - авыл бизәге.

Өч бала әтисе, быел, Ходай язса, 50 яшь тулачак Ильяс Хәнәфиев республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән тизрәк кабат күрешү турында да хыяллана. Шөкер, күрсәтерлек эшләре бар. Күр әле син, "Ильхан" комплексына кайтарылган таналарны хәтта зур щетка белән массаж ясап та иркәлиләр. Үзебездә, Югары Кәминкәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ильхан Ильяс Хәнәфиев