Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юбилейлы Сабантуй

Быел районда тәүге Сабан туе Кармышта үткәрелде. Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановның тууына 100 яшь тулу көне дә шуңа туры килде. Ике бәйрәм бергә булды. 31 яшендә Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән батыр сугышчы Кармышта туган, Кировоград өлкәсендә һәлак булган. Аны бездә дә, Украинада да яхшы беләләр, исемен еш...

Быел районда тәүге Сабан туе Кармышта үткәрелде. Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановның тууына 100 яшь тулу көне дә шуңа туры килде. Ике бәйрәм бергә булды.


31 яшендә Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән батыр сугышчы Кармышта туган, Кировоград өлкәсендә һәлак булган. Аны бездә дә, Украинада да яхшы беләләр, исемен еш телгә алалар.

Бүген Кармышка Сабан туена кайтканнар, читтән килгәннәр дә Бари Габдрахмановның бердәнбер улы, Аксубай районының Яңа Ибрай авылында гомер итүче Рәшит абыйны да күрделәр, аның хатирәләрен тыңладылар.

- Әтигә хөрмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Бәйрәмне болай ук колачлы, тантаналы оештырырсыз дип һич уйламаган идем, - диде ул, бүгенге чарадан канәгать калуын белдереп. - Бер хыялым гына бар, инде ике тапкыр каберен зиярәт кылсам да, анда, әтинең гомере киселгән җирләргә тагын бер барырга хыялланам.

- Бари абый бөдрә чәчле, ыспай, матур кеше иде. Аның, мине җилкәсенә утыртып, балыкка алып барганы әле дә исемдә, ул оста гармунчы да иде, - дип, Бари Габдрахмановның бертуган Маһидә апасының кызы, Бөгелмәдә яшәүче 83 яшьлек Нәкыя апа Ногманова геройның тыныч тормышта да макталып эшләвен әйтте. Герой туганнарына хөрмәт йөзеннән, Маһидә апаның оныгына (Бөгелмә) Габделбари дип исем кушканнар.

Бәйрәмгә килгән кунаклар алдында чыгыш ясап, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин яшь буынны Бари Габдрахманов кебек каһарманнар рухында тәрбияләргә өндәде, тыныч тормышның кадерен белергә, якташлар белән горурланып яшәргә, аларны онытмаска чакырды, юбилейны оештыручыларга рәхмәтен дә җиткерде. Район башлыгыннан нәкъ шундый дәрәҗәле мәҗлестә Мактау грамотасы алган Латыйф Гатин да герой авылдашы, кардәше турында китап чыгаруына лаеклы бәя алды дияргә ярыйдыр.

Мәктәп каршында йөзләрчә кеше катнашында узган юбилей тантанасында укучылар һәм укытучылар, башка кайбер кунаклар да сүз алды. Яу кырларында үлеп калганнар рухына дога кылынды, бәйрәмгә килә алган дистәләп ветеранга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Кармышта, авыл янәшәсендә, яңа урында булган Сабан туеның бүгенгедәй бик матур, кызык үтүен күрсә, Бари абыйның исе китәр иде. Купшы да, колачлы да оештырдылар милли бәйрәмебезне. Әйтерсең лә район Сабан туе! Атлар узышында гына да 17 ат катнашкан. Бу бәйгедә Әнвәр Гайнуллин (Иске Кади, "Ева" кушаматлы атта чапты) - беренче, Урал Гарифуллин (Иске Кади, "Рафаэлло") - икенче, Ирек Сафин (Иске Үтәмеш, "Дрест") өченче булдылар.

Игелекле эшкуар якташлары, нефтьчеләр, район җитәкчелеге һәм авыл җирлеге Советы нык булышкач, көрәштә җиңүчеләргә дә бүләкләрне мулдан алганнар, шуңа күрә егетләр берничә группада бил алышты.

Җиңүчеләр менә кемнәр:

12 - 15 яшьлекләр арасында (кунаклар), Ринат Гарифуллин - беренче, Илнар Мортазин - икенче, Рөстәм Закиров - өченче.

15 - 17 яшьтәгеләрдән (кунаклар) иң - иңнәрне дә белик. Рәзиф Гыйрфанов - беренче, Тимур Шәйхуллин - икенче, Орхан Мөслимов - өченче.

85 килограмм авырлыктагы кунак көрәшчеләр арасында Ринат Бәдретдинов җиңде, Рәдиф Таһиров - икенче, Нияз Шәйдуллин - өченче.

Динар Гатиятов "авыл көрәшчеләре" арасында беренчелеккә чыгып, тәкә һәм суыткыч иясе булды. Айрат Габдуллин - икенче, Илгизәр Харисов - өченче. Гомумән, көрәштә призлы урынга чыкканнарга бүләкләрне кызганмадылар, өстәп кубок, медаль дә тапшырдылар.

Сабантуй мәйданында герь күтәрү, капчык белән сугышу, кул көрәштерү, сулы чиләкләр күтәреп йөгерү, бүләк сайлау сыман һәм башка бик күп бәйгеләр узды. Егермеләп шахматчы шул уенда иң осталарны ачыклады.

Аларның уенында спорт мастерлыгына кандидат, сәләтле тренер Камил Шәйхетдинов (Лашман - Түбән Кама) хөкемдарлык итте.

Бәйрәмнән Миңнегөл Нәҗипова, Тәскирә Әхмәтҗанова, Роза Нуруллина, Миләүшә Сәлманова, Фатыйма Харисовалар да бүләк алып киттеләр - алар иң актив сөт тапшыручылар икән.

Концерт та ошады. Шулай булмыйча, Кармыш һәм Яшәүче авылларының быелгы Сабан туенда хәтта Альбина Апанаева, иркә, Алсу Фәракшина кебек яшь, танылып килүче артистлар да җырлар бүләк итте, сәхнәгә үзешчән артистлар да чыкты.

Быелгы, бу Сабан туе хакында хатирәләр, һичшиксез, озакка җитәр. Аны бергәләп һәм матур оештыруларына ис китте. Фәгыйль Гатиятов, Мирзаһит Гатин, Шәүкәт Гатин, Марат Миншин, Дания Миннебаева кебек һәм башка актив, инициативалы, сүзе үтә торган егетләре һәм кызлары булган җирдә алда әле тагын бик күп эшләре белән сөендерерләр. Бари Габдрахманов кебек герой, каһарман уллар үстергән авылның казанышлары, даны арта гына барсын, Сабантуйларны кармышлылар, яшәүчелеләр кебек шәп үткәрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабан туе Кармышта