Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язылганга кире кайтып: Бәркәтәдә сөт җыела

"Безнең Чирмешән" газетасының 12 июнь санында Азат Шәһитов Бәркәтә авылында шәхси хуҗалыклардан сөт җыелмавы турында зар белдереп язган иде. Инде бер айдан артык вакыт узды, бу проблема ничек хәл ителде икән? Әлеге сорау белән Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнановага мөрәҗәгать иттек. Аның җавабын газета укучыларга да җиткерәбез: -Әйе, июнь...

"Безнең Чирмешән" газетасының 12 июнь санында Азат Шәһитов Бәркәтә авылында шәхси хуҗалыклардан сөт җыелмавы турында зар белдереп язган иде. Инде бер айдан артык вакыт узды, бу проблема ничек хәл ителде икән? Әлеге сорау белән Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнановага мөрәҗәгать иттек. Аның җавабын газета укучыларга да җиткерәбез:


-Әйе, июнь аенда андый проблема булды, 15 июльдән шәхси хуҗалыклардан кабат сөт җыя башладык. Безнең сөтне Аксубайга илтүче шәхси эшмәкәр аны ташудан вакытлыча баш тарткан иде, хәзер яңадан аның белән эшлибез, ләкин сөтне Туймәткә үзебез илтеп бирәбез. Көнгә 220 килограмм чамасы сөт җыела. Авылда 35 савым сыеры исәпләнә, шуларның 10сы бер хуҗаныкы. Ул көн саен 140 килограмм сөт сата. Ә калган 25 сыердан нибары 70-75 килограмм сөт җыела, - ди Гөлфәния Хәниф кызы. - Даими рәвештә йорт саен барлап, кем күпме сөт савуын белешәбез. Сораштыру буенча 35 сыерга 350 килограммнан артык сөт савыла. Сөт тапшыручылар белән моңа кадәр ай саен исәп-хисап ясалып килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined