Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшәүчедә су “котырган”

Ике тәүлек буе яуган яңгырлар, кисәк җылыту аркасында Яшәүче авылындагы кайбер йортларга, абзарларга су кергән. Бер хуҗалыкта хәтта дүрт баш сарык бәрәне дә кар суларына тончыгып үлгән. Кырлардан төшкән суны халык телендәге "Ташчокыр" түбәнлегендәге кар буып тота. Шушмага юл тапмагач, су, киңәеп, авыл урамнарына таралган. Башка елларны карны алдан ерып...

Ике тәүлек буе яуган яңгырлар, кисәк җылыту аркасында Яшәүче авылындагы кайбер йортларга, абзарларга су кергән. Бер хуҗалыкта хәтта дүрт баш сарык бәрәне дә кар суларына тончыгып үлгән.


Кырлардан төшкән суны халык телендәге "Ташчокыр" түбәнлегендәге кар буып тота. Шушмага юл тапмагач, су, киңәеп, авыл урамнарына таралган. Башка елларны карны алдан ерып куйсалар, быел бу эшне башкарырга килгән трактор үзе төшеп чума. Икенче көнгә егәрлерәк техника чакырырга булалар. Тик дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә ташу көчәеп, су ишегалларына тарала, терлек абзарларына керә.

- "СМП-Нефтегаз" җәмгыятенең бульдозеры һәм грейдеры белән "Ташчокыр"ны ерып җибәрә алдык. Фермерлар Дамир Гатин, Альфред Хәйрисламов та техникалары белән булыштылар. Авылдан су китте,- ди Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин.

Бәркәтәдә халык "Бакалин" дип атап йөртә торган түбән оч йортларына гадәттә язын сулар еш керә.

- Югары күпердә урнаштырылган тамгабыз күрсәтүенчә, Шушма елгасы бер метрга күтәрелгән. Әлегә су урамнарга керерлек дәрәҗәдә түгел,- ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова.

Чирмешәндә Яшьләр, Мәктәп урамнарында җыелган суны җибәрү өчен берничә урында юлны ярырга туры килә. Район җитәкчелеге урамнарда юллар аша сузылган торбалардагы бозны эретү өчен нефтьчеләрдән махсус техника чакырткан.

Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Наил Сабиров язгы ташу чорында урыннардагы җитәкчеләрне, төрле хезмәтләрне гел уяу булырга чакырды. Комиссия утырышында билгеләп үтелгәнчә, гидротехник корылмалар - буаларны саклау да бүген төп бурычларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined язгы ташу