Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшәүче укучылары үз мәктәпләренә кайтты

26 йортлы әлеге поселок укучылары быелгы уку елын мәдәният йортында башладылар һәм, ниһаять, үз мәктәпләренә кайттылар. Биредә капиталь ремонт төгәлләнде дә. -Кызыбыз Энҗе үз мәктәпләрен бик сагынды, - ди әнисе Рузалия Латыйпова. Энҗегә һәм монда укучы дүрт малайга һәм кызга яңартылган бинада менә дигән шартлар тудырганнар. 30 ел элек щитлардан...

26 йортлы әлеге поселок укучылары быелгы уку елын мәдәният йортында башладылар һәм, ниһаять, үз мәктәпләренә кайттылар. Биредә капиталь ремонт төгәлләнде дә.

-Кызыбыз Энҗе үз мәктәпләрен бик сагынды, - ди әнисе Рузалия Латыйпова.

Энҗегә һәм монда укучы дүрт малайга һәм кызга яңартылган бинада менә дигән шартлар тудырганнар. 30 ел элек щитлардан төзелгән бина танымаслык: түбәсе затлы калай, стеналары, җылытып, металл сайдинг белән тышланган. Эчке якта су, бәдрәфкә хәтле ясаганнар. Ишек, тәрәзәләр, түшәм һәм идәннәр, җиһазлар - бар да яңа. Әлеге эшләргә һәм җиһазлар алуга район бюджетыннан 1 миллион сум акча биргәннәр.

-Мәктәп - авыл көзгесе. Бәлки, бу бинага килүчеләр күбәер, балалар күбрәк туар, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина мәктәпне һәм ФАПны ачу тантанасында. -Сездә соңгы елларда үзгәрешләр байтак: былтыр яңа мәдәният йорты ачылды, юлларыгыз төзекләнде, су челтәрләре яңарды. Аларның рәхәтен күрергә язсын.

-Ходай язса, бина янында агачлар да утыртырбыз әле, - ди моңа кадәр быел мәдәният йорты бакчасында агач үсентеләре утыртуны оештырган авыл мәчете имамы Фаил Мортазин. Ул һәм Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин, Кармыш мәктәбе директоры Гөлнур Якупова һәм башкалар, бинаны капиталь ремонтлап биргәннәре өчен, район җитәкчелегенә, Фәрһад Мортазин җитәкләүче төзелеш оешмасына, төзүчеләргә, аларга булышкан укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәтләрен ирештерделәр. Төзүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.

-Бездә зур бәйрәм, Верабызны да сөйләтик әле, - дип, халык фельдшерларын да түргә уздырды, аңа да сүз бирделәр. Әлеге белгечне бик хөрмәт итәләр икән.

-Үзем дә Яшәүче халкын яратам. Ышанасызмы, ял вакытында аларны сагынып куям, - ди инде җиде ел бу поселок халкына медицина ярдәме күрсәтүче Вера Долгова. -Ивашкинодан монда машина белән йөрим. Эшемне яратып башкарам, халык әйбәт поселокта.

Вера да хәзер менә бу бинаның бер башында "өй туе" үткәрде. Анда аерым ишектән керәсе. ФАП та заманча төс алган: яңа җиһазлар куйганнар, җылылык, су, электр челтәрләрен, ишек һәм тәрәзәләрне яңартканнар. Мәктәптәге кебек, бина эчендә бар да бар.

Бер уңайдан җитәкчеләргә халыкның да фикерен - гозерен җиткерүне кирәк саныйк - олы трассадан Әккәрәйгә, Кармышка, Яшәүчегә дә алып килүче төп юл җимерек, аңа ремонт кирәк. Анысы да булмый калмас, Россиядә иң күп битум ятмалары урнашкан Яшәүче тирәсендә бу эшкә ничек тә акча табылыр. Чыгымнар үзен бик тиз аклаячак.

Безнең сайтта карагыз:

Яшәүчедә мәктәп һәм ФАП ачтылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17817

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined укучылары Яшәүче үз мәктәпләренә кайтты