Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшәүче клубын тиз өлгерттеләр (+ФОТО)

40 йортлы, 87 кеше гомер итүче Яшәүчедә яңа клуб ачылды. Аны бер ел дигәндә өлгерткәннәр. Мәдәният йортын тантаналы шартларда, ал тасма кисеп ачтылар. Биредә район үзешчәннәре бәйрәм концерты да күрсәтте. Поселокта бу инде икенче клуб. Беренчесе, агачтан эшләнгән моннан 45 ел элек ачылган. Ул сүтеп алыначак. -Мин ул вакытта колхозда...

40 йортлы, 87 кеше гомер итүче Яшәүчедә яңа клуб ачылды. Аны бер ел дигәндә өлгерткәннәр. Мәдәният йортын тантаналы шартларда, ал тасма кисеп ачтылар. Биредә район үзешчәннәре бәйрәм концерты да күрсәтте.

Поселокта бу инде икенче клуб. Беренчесе, агачтан эшләнгән моннан 45 ел элек ачылган. Ул сүтеп алыначак.
-Мин ул вакытта колхозда бригадир идем, - ди Яшәүчедә туган, бүген Кармышта гомер итүче Шәфигулла абый Шарапов. - Аны хуҗалык салды, халык та бик булышты. Рәхмәт, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин яңа клуб салдыру кирәклеге хакында мөрәҗәгатебезне җавапсыз калдырмады, төзелеш барышын үзе күзәтеп торды.
Яшәүчегә Сөнгат Нотфуллин дигән кеше нигез сала. 1930нчы елда бирегә Кармыштан берьюлы диярлек 60 гаилә күченә. Ямьле табигатьле, су буенда, әрәмәлекләр арасында урнашкан бу иркен, җайлы урын вакыты-вакыты белән 450 кешенең кече ватанына әверелә.
1966нчы елда поселокка электр килә, шул елларда мелиорация эшләре башлана, 1974-1975нче елларда - су линиясе, 1977-1998нче елларда газ челтәрләре сузыла. 1996нчы елда Кармыш белән ике арадагы юлны асфальтлы итәләр.
Читтә байтак йөреп, мин кабат туган авылыма кайтып урнаштым, - ди 68 яшьлек Фаил абый Мортазин. - Мәшәкатьләр чыгып тора, аларны хәл кылабыз. Соңгы елларда су челтәрләрен яңарттылар, инде яңа клублы да булдык. Җыйнаулашып, Бөек Ватан сугышында катнашканнар, анда гомерләре киселгән авылдашларга һәйкәл-обелиск та ясап куйдык.
Клуб ачылу халыкта киләчәкккә өмет өсти торган вакыйга. Бинаны кадерләп саклагыз, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район җитәкчелеге исеменнән котлау чыгышында. Ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы исеменнән, клубның материаль-техник базасын ныгыту өчен 100 мең сумга сертификат та тапшырды.
Мәдәният учагы күренеп тора, затлы килеп чыккан. Яңа Чишмәдән Хәлим Билданов җитәкләүче төзелеш оешмасы иң заманча материаллар кулланып эшләгән, су, электр, газ челтәрләре сузганнар, канализация дә ясаганнар. Тирә-юнь төзекләнгән. Тамаша залына күз явын алырлык пәрдәләр элгәннәр, уңайлы утыргычлар куйганнар.
"Авыл клублары" республика программасы буенча, 50 урынга исәпләп төзелгән бинага Казан - 3,5, ә район 1,5 миллион сум акча биргәннәр. Зур акчалар.
Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин Яшәүчедәге бу мәдәният учагын төзегән, төзергә булышкан, мәшәкатендә йөргән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.
...Поселок халкының яртысы - пенсионерлар. 8 бала мәктәпкә йөри, әле тагын 4-5 бала үсеп килә. Киләчәк өметсез дияргә ашыкмыйк, монда бит соңгы елларда Әшәлче-Яшәүче битумлы нефть ятмаларын актив үзләштерә башладылар. Бәлки поселокта яңа йортлар да калкыр, яңа биналар да төзелер. Әлегә клуб, мәктәп бар, кибет, мәчет эшли.
Чарадан фотолар: www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/11501-v-yashavche-otkryilsya-klub-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: клуб фотографии Яшәче