Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярый әле сез бар!

2001нче елдан башлап безнең илдә 8 июнь Социаль хезмәткәр көне буларак билгеләп үтелә. Узган атнада район мәдәният йортында әлеге һөнәрне үз итүчеләр өчен зур бәйрәм оештырылды. Бу чарага социаль яклау бүлеге, "Мәрхәмәтле йөрәк" социаль хезмәт күрсәтү үзәге, өлкәннәр һәм инвалилдар йорт - интернаты , пенсия фонды, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре һәм...

2001нче елдан башлап безнең илдә 8 июнь Социаль хезмәткәр көне буларак билгеләп үтелә. Узган атнада район мәдәният йортында әлеге һөнәрне үз итүчеләр өчен зур бәйрәм оештырылды.

Бу чарага социаль яклау бүлеге, "Мәрхәмәтле йөрәк" социаль хезмәт күрсәтү үзәге, өлкәннәр һәм инвалилдар йорт - интернаты , пенсия фонды, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре һәм ветераннар чакырылган иде.
Күпкырлы, четерекле, зур сабырлык һәм түземлек таләп итүче әлеге хезмәт ияләре өлкәннәргә, караучысыз калган әби - бабайларга, ветераннарга бик кирәк. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында олы яшьтәге 229 якташыбыз бар. Аларга 45 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә.
-Картларны карарга җиңел түгел, балам, - ди бәйрәмгә Утыз Имәннән килгән, социаль хезмәткәр булып эшләгән 67 яшьлек Гөлсирә апа Ябинова. - Зур сабырлык кирәк. Ул бит олыгайган саен холык үзгәрә. Әбиләр белән уртак тел табу мөһим. Аларның көндәлек эш - мәшәкатьләрен генә түгел, гозер - үтенечләрен дә үз өстеңә аласың. Тиешлесен дә, килешүдә каралмаганын да эшлисең. Алардан рәхмәт сүзе ишетү бик күңелле. Бераздан ул әбиләр синең иң якын кешеләреңә әверелгәнен сизми дә каласың. Бер хезмәт күрсәткән әбине өлкәннәр - йорт интернатына урнаштырдык, хәзер инде ул биредә ике ел яши. Үзем дә пенсиядә, әмма ай саен диярлек шул Гөлсирә апаның хәлен белергә киләм.
Тәслимә апа Гинатуллина да 15 ел социаль хезмәткәр булып эшләгән. Бүген лаелы ялда булса да, эшләгән елларын сагынып искә ала.
-Социаль хезмәткәр - бик кирәк һәм җаваплы һөнәр, ул көтеп алынган, кадерле кеше. Кызганычка каршы, кайбер кешеләрнең ишекләрен ачып, хәл белүчесе дә юк бит, - ди ул.- Ә бит ялгыз яшәүче әби - бабайларга да игътибар, аралашу кирәк. Алар яңалыклар белән кызыксыналар, сөйләшергә тилмереп торалар. Без инде эшебезне яратып, җиренә җиткереп башкардык. Менә бүген бәйрәмгә дә чакырдылар. Онытмыйлар, рәхмәт яусын.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина котлау сүзендә коллективның социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча үзләренә йөкләнгән бурычны уңышлы үтәүләрен билгеләп үтте.
Үз эшләрендә аеруча уңышларга ирешкән бик күп хезмәткәрләр ул көнне Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Тармак ветераннарына да истәләк бүләкләре тапшырдылар.
2001нче елдан бирле социаль яклау бүлеге начальнигы булып эшләүче Рушания Әхмәдуллина һәм 15 елдан артык районның РФ Пенсия фондының район идарәсендә хезмәт куючы Мәдинә Харисова район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гузәл Шәрәфетдиновага, социаль эш белгече Фәния Сәйфуллинага, Пенсия фонды идарәсенең өлкән белгече Ирина Разуковага, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәре Михаил Гордеевка һәм Мәшгульлек үзәге хезмәткәре Виктор Маркеловка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Бүләкләнүчеләр тагын булды. Районда халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә нигез салучы, бу өлкәдә 24 ел эшләп, лаеклы ялга чыккан Фаягөл Гыйләҗева, Надежда Чупахина, Зинаида Тайдакова, Мөслимә Сәлманова һәм башкалар адресына да бүген матур сүзләр күп яңгырады.
Картлык - шатлык түгел, диләр. Ә картлыкта ялгыз калучылар да бик күп бит, шундый вакытта ярдәмгә килгән мәрхәмәтле һөнәр ияләренә ихлас күңелдән "Ярый әле сез бар!"- диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы өлкәннәргә игътибар ктрәк социаль хезмәткәр