Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярышып эшлиләр

"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә тагын бер бишкөнлек буенча җиңүче комбайнчыларга һәм машина йөртүчеләргә акчалата премияләр тапшырдылар. Ярышны әле дә Сәгыйт Шәйхетдинов һәм Павел Николаевлар җитәкли. Алар "Тукано"да бер көндә 800 центнерга якын арпа суктыралар. Уңган егетләр. Николай Иванов һәм Руслан Гайфуллин экипажы да инде икенче тапкыр икенче булдылар. Бу осталар "Кейс"...

"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә тагын бер бишкөнлек буенча җиңүче комбайнчыларга һәм машина йөртүчеләргә акчалата премияләр тапшырдылар.


Ярышны әле дә Сәгыйт Шәйхетдинов һәм Павел Николаевлар җитәкли. Алар "Тукано"да бер көндә 800 центнерга якын арпа суктыралар. Уңган егетләр. Николай Иванов һәм Руслан Гайфуллин экипажы да инде икенче тапкыр икенче булдылар. Бу осталар "Кейс" комбайныннан җитештерүчән файдаланалар, молодцы.
Бөртек ташуда Инсаф Таҗиев һәм Ислам Лотфуллин ал-ял белмиләр. Әлеге машина йөртүчеләрне да акчалата бүләкләделәр.

- Хуҗалыкта урып-җыю эшләрендә генә дә утызлап кеше катнаша,-ди "Чирмешән АГРО" ("Чирмешәнагрохимсервис"ның ярдәмче хуҗалыгы) җитәкчесе Илшат Гозәеров.- Мин аларның һәркайсына рәхмәт белдерәм. Эшнең күп, тыгыз чагы, кырдан кайткан бөртекне чистартырга, урнаштырырга, уңышы җыеп алынган участокларны эшкәртеп өлгерергә дә кирәк. Арпаны 15-16 процент дымлылыкта суктырабыз, өлгергән.

"Чирмешән АГРО" да бөртеклеләрнең 1300 гектарыннан, ягъни тиешленең яртысыннан бөртек суктырып та алынган. Монда көн саен уртача 200 гектарда комбайннар эшли, ындыр табагына 300 тоннадан да күбрәк бөртек кайта. Тиз, ярыша- ярыша эшлиләр, бүген шулай булырга да тиеш.

...Бүген комбайннар элеккеге Липки поселогы янындагы арпа участогында эшлиләр. Үзе комбайнчы, үзе баш инженер Павел Николаев комбайнчылар, машина йөртүчеләр белән иртән үк техника, хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. Кырда ук.

"Чирмешән АГРО" да быел хезмәтне оештыруда яңалыклар байтак. Әйтик, элеккеге кебек, хәзер комбайннар кырдан кайтмый, ягулыкны да шунда гына китерәләр, ул-бу очрагына су тутырылган машина да, күчмә эретеп ябыштыру агрегаты да шунда ук. Механизаторлар ял итеп , чәй эчеп алырга теләсә, рәхим итсеннәр, төп көч тупланган урында палатка да корганнар.

-Барысы да кирәк, берсе дә артык түгел,- ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозаеров.- Тиз эшләсәк, уңышы да әрәм булмаячак. Әнә бу участокта арпа ничек уңган, гектарыннан уртача 30 центнер алабыз.

Бөртекне биш КамАЗ көчкә ташып өлгерә. Тәрбия күргән пар җире иде шул".

Пар дигәннән, бу хуҗалыкта быел андый җирләр, барысы 900 гектар, өч тапкыр эшкәртелгән, чиста. Уҗым куләтуралары чәчү өчен менә дигән.

"Чирмешән АГРО" бөртекле- кузаклыларның, алда язылганча, яртысыннан күбрәген җыеп алган да. Тагын ике көн арпа суктырсалар, солы җыя башлыйлар, аннары бодайга күчәчәкләр. Атна- ун көнлек эшләре бар.

Җәмгыятнең ындыр табагына 30 мең центнерга якын бөртек кайткан. Аның бер мең тонналабы ашлык кабул итү предприятиясенә тапшырылган, күп өлеше орлыкка, фуражга да салынган.


-Эштән курыкмыйбыз, ашаталар - эчертәләр, комбайным ышанычлы,- ди комбайчылар ярышында икенче урында баручы инде ике тапкыр бүләкләнгән Николай Иванов. Николай да инженер, "Чирмешән АГРО" га Самара өлкәсенең Исаклы районыннан килеп эшли. Инициативалы, энергияле белгеч.Монда, гомумән, ике кешенең берсе инженер да, механик. Ә белгеч эшнең җаен белә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Уңыш2012

2
X