Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янгын сүндерүчеләр белән урманчылар берләшкән

Җәй айларында халык аеруча урман, су буйларында ял итәргә күнеккән. Билгеле, монда учак ягыла, шашлык кыздырыла. Ә ут белән сак эш итәргә кирәк. Сүндерелмәгән бер шырпы да зур янгын китереп чыгарырга мөмкин. Янгынчылар да ут белән сак булырга, тиешсез урында учак якмаска киңәш итәләр. Ә урманчылар алдан чарасын күрәләр, профилактик...

Җәй айларында халык аеруча урман, су буйларында ял итәргә күнеккән. Билгеле, монда учак ягыла, шашлык кыздырыла. Ә ут белән сак эш итәргә кирәк. Сүндерелмәгән бер шырпы да зур янгын китереп чыгарырга мөмкин.

Янгынчылар да ут белән сак булырга, тиешсез урында учак якмаска киңәш итәләр.
Ә урманчылар алдан чарасын күрәләр, профилактик эш алып баралар. Чирмешән урманчылары иртә язда ук урман юллары буенда 30 километр озынлыгында янгынга каршы полосалар казыганнар. Элек казылган 132 километр шундый полоса тәртипкә китерелгән.
Урман буйларындагы корыган үлән аеруча куркыныч. Шуның өчен яз башында ук урманчылар 10 гектар мәйданда кипкән үләнне яндырганнар.
-Янгыннарны кисәтүдә эленмә такталар да зур роль уйный. Быел гына да без урман буйларына алты яңа эленмә такта ясадык, унысынсын төзәттек, - ди Чирмешән урманчылыгы начальнигы урынбасары Марс Рәхимҗанов. - Чирмешән лицее һәм Ульяновка урта мәктәпләре укучылары алдында утның нинди фаҗигага китерү турында чыгыш ясадык. Балалар бу турыда белсәләр дә, тагын бер кат исләренә төшерү файдага гына.
Май-июнь айларында республикада "Янгынга каршы" ("Анти пал") акциясе дәвам иткән. Бу вакытта урманчылар авыл җирлекләрендә булып, иске салам калдыкларын урман буйларында яндыруны кисәтүче листовкалар таратканнар. Янгынчылар белән берлектә урманчылар өйрәнүләр дә үткән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын сүндерүчеләр