Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа уңыш килә

Бу атна башында Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесенә быелгы, яңа уңыш төялгән беренче олаулар килде. Тәүге машиналар "Чирмешән АГРО", "Лашман АГРО", "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятьләреннән бөртек алып килделәр. Шул уңайдан, предприятие каршындагы мәйданда бәйрәм оештырылды. "Мин бу уңышны үстерүдә өлеш керткән һәр кешегә: хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә, механизаторларга бик рәхмәтле,- диде тантанада...

Бу атна башында Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесенә быелгы, яңа уңыш төялгән беренче олаулар килде.


Тәүге машиналар "Чирмешән АГРО", "Лашман АГРО", "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятьләреннән бөртек алып килделәр.

Шул уңайдан, предприятие каршындагы мәйданда бәйрәм оештырылды.

"Мин бу уңышны үстерүдә өлеш керткән һәр кешегә: хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә, механизаторларга бик рәхмәтле,- диде тантанада катнашкан муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин. - Хәзер иң мөһиме - булган уңышны югалтуларсыз вакытында җыеп алу һәм саклауга салу".

Предприятие директоры Айдар Харисов сүзләре буенча, биредә яңа уңышны кабул итәргә барысы да тулысынча әзер.

Арпа төялгән "Чирмешән АГРО" машиналары, арыш белән килгән "Лашман АГРО" һәм "Югары Кәминкә" КамАЗлары үлчәүләргә уздылар...

Бирегә шулай ук "Сөлчә" җәмгыятеннән дә һәм "Маляков" хуҗалыгыннан да арыш китергәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Урак2012