Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вакытында түләмәсәң, штраф икеләтелә

Район башкарма комитетының административ комиссиясе үткән атнада Утыз Имән, Чирмешән, Әккәрәй, Кармыш авылларында экология торышын, чисталыкны тикшерде. Рейд барышында, төзекләндерү кагыйдәләрен боз­ган ике утызимәнлегә һәм ун Чирмешән кешесенә карата беркетмә төзелгән. Чирмешәннең Амур ягындагы урамнарында, Юбилей, Дзержинский урамнарындагы йорт ти- рәсендә чүп үләннәре чабылмаган хуҗаларга карата административ эш кузгатканнар. Утыз...

Район башкарма комитетының административ комиссиясе үткән атнада Утыз Имән, Чирмешән, Әккәрәй, Кармыш авылларында экология торышын, чисталыкны тикшерде. Рейд барышында, төзекләндерү кагыйдәләрен боз­ган ике утызимәнлегә һәм ун Чирмешән кешесенә карата беркетмә төзелгән.


Чирмешәннең Амур ягындагы урамнарында, Юбилей, Дзержинский урамнарындагы йорт ти-
рәсендә чүп үләннәре чабылмаган хуҗаларга карата административ эш кузгатканнар. Утыз Имән авылында да чис­талыкка битараф кешегә юлыкканнар, сыеры урамда, иректә йөрүче хуҗага да җавап бирергә туры киләчәк.

-Әккәрәй авылында буш йорт (хуҗасы читтә яши) тирәсен чүп үләне басып киткән. Авыл җирлеге башлыгы әлеге хуҗа белән элемтәгә кереп, 10 көн эчендә бу кимчелекне бетертергә ышандырды, - ди район башкарма комитетының административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. - Кармыш мәктәбендә ремонт эшләре бару сәбәпле, тирәсендә төзелеш калдыклары туп­ланган, анда да тиз арада тәртип салыначак. Ә инде билгеләнгән срокта бу кимчелекләр бетерелмәсә, гаеплеләргә штраф яный.

Быел районда төзекләндерү кагыйдәләрен боз­ган 35 гражданинга-йорт хуҗасына карата беркетмә төзелгән, шуларның 16сы тикшерелгән һәм аларга 32 мең сум күләмендә штраф салынган. Тик әле гаеплеләрнең бик азы гына штрафын түләгән. Әгәр бу штрафлар 60 көн эчендә түләнмәсә эш суд приставлары карамагына тапшырыла яки штраф күләме икеләтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined