Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Утыз Имәндә электр үткәргечләрен яңарттылар

Утыз Имән авылында ут тикшерүчеләр санагычларны карау өчен өйгә кереп тормаячак, җиһазлар хәзер һәр йорт каршында урамда урнаш­тырыла. Электр үткәргеч линияләрен үзгәртеп кору вакытында биредә яңа агач баганалар утырт­каннар, бу бер яктан ныграк, ышанычлырак, икенчедән, агач авыл йөзен дә саклый төшә. Ә бетоннан ясалганы җил-давыллар вакытында тиз сына икән, райондагы...

Утыз Имән авылында ут тикшерүчеләр санагычларны карау өчен өйгә кереп тормаячак, җиһазлар хәзер һәр йорт каршында урамда урнаш­тырыла.


Электр үткәргеч линияләрен үзгәртеп кору вакытында биредә яңа агач баганалар утырт­каннар, бу бер яктан ныграк, ышанычлырак, икенчедән, агач авыл йөзен дә саклый төшә. Ә бетоннан ясалганы җил-давыллар вакытында тиз сына икән, райондагы быелгы гарасатлар да шуны күрсәтте.

-Утыз Имәндә электр тартмаларын урамга урнаштырдык. Санагычларны тикшергәндә хуҗаларны борчымыйбыз, ул-бу, янгын-фәлән чыкса да, электрны урам яктан тиз арада сүндерергә мөмкин, - ди Бөгелмә электр челтәрләренең райондагы участогы баш инженеры Ринат Галимов. - Болардан тыш, безнең заказ белән бу авылдагы үзгәртеп кору эшләре барышында иске алюминий электр үткәргечләр 9 километр озынлыкта изоляцияләгән СИПка алыштырылды. Монда шулай ук трансформатор подстанцияләре куйдык. Авылга килә торган югары көчәнешле 1,5 километр озынлыктагы үткәргеч тә яңа хәзер.

Район электрчылары август аенда район үзәгенең Көньяк микрорайонындагы яңа урамнар йортларын да утлы итәчәк. Монда 3,6 километр озынлыкта яңа линия сузыла. Ринат Галимов әйтүенчә, быел Кара Чишмә авылының ике урамында электр линияләрен капиталь ремонтлау планлаштырылган, ягъни иске баганалар, иске үткәргечләр урыны-урыны белән яңартылырга тиеш.

Подстанциядән (элеккеге АПС яныннан) электр баганасына җир астыннан бара торган кабельләрне яңаларына алыштыру район үзәгендә линияләрне ышанычлырак итү максатында эшләнә. Әлеге мәшәкатьләр дә бу айга билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined