Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

СЫНАУЛАР АЛДА ӘЛЕ

Быел районда барлык чыгарылыш класс укучыларын беренче тапкыр бергә җыеп, зур бәйрәм оештырдылар. Район мәдәният йортына 18 урта мәктәпне тәмамлаучы 163 укучы, укытучылар, ата - аналар килде. Быел иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда, монда 31 бала 11 классны тәмамлый, Лашман мәктәбен - 20, 1нче Чирмешән урта мәктәбен 15 укучы бетерә....

Быел районда барлык чыгарылыш класс укучыларын беренче тапкыр бергә җыеп, зур бәйрәм оештырдылар.


Район мәдәният йортына 18 урта мәктәпне тәмамлаучы 163 укучы, укытучылар, ата - аналар килде.

Быел иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда, монда 31 бала 11 классны тәмамлый, Лашман мәктәбен - 20, 1нче Чирмешән урта мәктәбен 15 укучы бетерә.

Кармыш мәктәбенең 11 классында - 11, Иске Элмәле, Бәркәтә, Иске Кади мәктәпләренең чыгарылыш классларында 10ар укучы белем алган. Калган мәктәпләрдә 4 - 8 укучы укыган. Иң кечкенә 11 класс, нибары ике укучы, Утыз Имән мәктәбендә булган.

-Сез олы тормышка аяк басасыз. Имтиханнарыгыз артта калса да, киләчәктә сезне әле төрле сынаулар көтә. Мин аларны уңышлы үтүегезне, әти - әниләрегезнең, укытучыларның йөзенә кызыллык китермичә яшәвегезне телим, - диде үзенең котлау сүзендә муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин.

Район җитәкчесе мәктәпне тәмамлаучы сигез укучыга "Укудагы аерым уңышлары өчен" исемле медальләр дә тапшырды. 2нче Чирмешән урта мәктәбен тәмамлаучы Ирина Матвейчева - "алтын", Виктория Юрина (1нче Чирмешән мәктәбе), Ирина Прудникова һәм Оксана Прохорова (2нче Чирмешән мәктәбе), Виктор Аброськин (Чирмешән лицее), Гүзәл Кәлимуллина (Утыз Имән мәктәбе), Ринас Хөснуллин (Чирмешән лицее), Галина Тихонова (Ивашкино мәктәбе) "көмеш" медальләр белән бүләкләнделәр.

"Безнең өчен бүген бик дулкынландыргыч көн. Мин безгә төпле белем биргән укытучыларыма, әти - әниемә бик рәхмәтле, - ди медаль иясе Галина Тихонова. - Форсаттан файдаланып, безнең өчен шундый зур, истә калырлык бәйрәм оештыручыларга да рәхмәтемне җиткерәм".

Район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов та кичәге укучыларга үз теләкләрен ирештерде һәм бердәм дәүләт имтиханнарында 90нан күбрәк балл җыючыларга мәгариф бүлегенең грамоталарын тапшырды. Чирмешән лицееннан Тимур Сафин, Виктор Аброськин, Физүнә Булатова, Лилия Кәримова, Гөлнур Гамирова, Илшат Кәримов һәм Яңа Элмәледән Надежда Захарова имтиханнарда аеруча югары күрсәткечләргә ирешкәннәр.

Кемдер үзен белем алу өлкәсендә уңай күрсәтсә, башкалар спорт ярышларында призлы урыннарга лаек булдылар.

Яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек начальнигы Рәмзия Долгополова да котлау сүзләре җиткерде, иң актив спортчыларга грамоталар тапшырды. Алар моңа лаек, Булат Батыршин, Булат Иляев (Чирмешән лицее), Салават Гатауллин, Булат Җиһаншин (1нче Чирмешән мәктәбе), Артур Соломенников, Максим Малешин, Илсур Заһретдинов (2нче Чирмешән урта мәктәбе), Владислав Кузнецов (Иске Элмәле), Иван Владимиров (Ульяновка), Марсель Әһлиуллин (Иске Кади) район һәм республика ярышларында катнашып, район данын якладылар.

Мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов, чыгарылыш класс укучыларына мөрәҗәгать итеп, аларны мәдәният учреждениеләренә белем алырга чакырды. Һәм "Йолдызлык - Созвездие" фестивалендә актив катнашучыларга мәдәният бүлегенең грамоталарын тапшырды. "Вокал - соло" номинациясендә призлы урынга чыккан Гүзәл Гыйльманова бүген дә сынатмады, ул башкарган җыр тамашачыларга бик ошады, кайнар алкышлар моңа дәлил. Александр Митяев "Конферанс" номинациясендә җиңүче дип танылган иде. Осталыгын ул бүгенге кичәдә дә күрсәтте.

Екатерина Константинова да "Хореография" номинациясендә җиңүчеләр сафында булды. Аның башкаруында "Танго" биюе дә концерт программасын бизәде. Гомумән, бүген сәхнәдән яңгыраган җырлар, нигездә, мәктәп елларына багышланган иде.

Гөлсирә
ШӘРИФУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән СЫНАУЛАР