Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыерың сөтле булса, көр бозауга өмет бар

Бер авыл фермерының район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ильяс Гатауллин янына керә-керешкә: -Ильяс Нәгыймович, бозаулар үлә. Аптыраган, ашатабыз да, карыйбыз да инде үзе, ник алай икән? - дип биргән соравына, белгеч: -Язын терлекләрнең көчсезләнә торган вакыты. Яшь бозаулар да ансат кына көрәеп китә алмый, шунлыктан аларны ешрак, көненә...

Бер авыл фермерының район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ильяс Гатауллин янына керә-керешкә:
-Ильяс Нәгыймович, бозаулар үлә. Аптыраган, ашатабыз да, карыйбыз да инде үзе, ник алай икән? - дип биргән соравына, белгеч:

-Язын терлекләрнең көчсезләнә торган вакыты. Яшь бозаулар да ансат кына көрәеп китә алмый, шунлыктан аларны ешрак, көненә 4-5 тапкыр сөт эчереп ныгытсаң гына. Бозау астындагы саламны һәр көн корыга алыштырып торырга кирәк, асларына 3-6 килограмм салам җәясе, - диде.
Димәк, булачак сыер, үгезләрне сау-сәламәт үстерү өчен сөт мулдан кирәк икән. Тик бу көннәрдә районның күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында аны көненә, тулаем уртача, нибары 13220 килограммлап кына савалар. Дөрес, аерма зур булмаса да, былтыргы белән чагыштырганда, бераз алга китеш бар. Иске Кадидагы "Авангард" җәмгыятендә көнлек савым күләме 2740 килограмм чамасы, Элмәледәге "Сөлчә"дә - 2250, "Чирмешәнагро"да - 1450 килограмм тирәсе. Аларда башкалардан һәм былтыргыдан күбрәк сөт савалар. Тукайдагы "Камалова Р.И.", Ивашкинода "Макаров Г.Ф.", Девичья Полянадагы "Якимова Ю.Г." крестьян-фермер хуҗалыкларында да күрсәткечләр үсештә. Югарыда аталган хуҗалыкларда продукциянең товарлылыгы да югары. Ә менә "Үтәмешагро", "Алга" хуҗалыкларында бу яктан хәлләр бер дә шәптән түгел.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, быел күмәк хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 1745 баш (шәхси хуҗалыкларда - 1826) сыер исәпләнә. Ел башыннан фермаларда 550дән күбрәк баш бозау туган. Аларны сау-таза үстерү, үлем-китем булдырмау буенча, "Сөлчә" җәмгыяте, Кармыштан "Гатин Д.М." Иске Котыштан "Митякин С.М." крестьян-фермер" хуҗалыкларын мактап була. "Үтәмешагро"да, "Алга"да бу өлкәдә күрсәткечләр начар.
-Терлекчелектә хәзердән үк җәйге лагерьларны хәстәрли башлау зарур. Беренче эш итеп, аларның территорияләрен кардан чистартып кую кирәк. Болай итмәсәк, терлек йортлары тиз генә кипмәячәк, җилләмәячәк, - ди Ильяс Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыер сөт бозау район авыл хуҗалыгы