Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыер да пешергән ашны ярата

Бу көннәрдә район хуҗалыклары барлыгы 9 тонналап сөт сата (былтыр 10 тонна). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе диспетчерлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында бүген 1281 баш савым сыеры исәпләнә. Башкалар белән чагыштырганда, сөтне "Кади"да (2810), "Лашман АГРОфирмасы"нда (1525), "Сөлчә" җәмгыятендә (1440 килограмм) күбрәк саталар. Хуҗалыкларда сыерларның...

Бу көннәрдә район хуҗалыклары барлыгы 9 тонналап сөт сата (былтыр 10 тонна). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе диспетчерлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында бүген 1281 баш савым сыеры исәпләнә.

Башкалар белән чагыштырганда, сөтне "Кади"да (2810), "Лашман АГРОфирмасы"нда (1525), "Сөлчә" җәмгыятендә (1440 килограмм) күбрәк саталар.
Хуҗалыкларда сыерларның продуктлылыгы белән бер дә мактана алмыйбыз. "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Бәркәтә, "Алга" бүлекчәләрендә бер сыердан көненә бары өч-биш килограмм гына сөт савалар.
Иске Кадига кайтарылган 346 баш Балтач танасының йөздән артыгы бозаулаган. Аларның күбрәге март-апрель айларында бозауларга тиеш.
-"Кунак" сыерлар көнгә уртача 20 килограммнан артык сөт бирә. Күп ашыйлар, азыкны мулдан, төрләндереп, бүрттереп, пешереп бирәбез,- ди Иске Кадидагы товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Әсхәт Әхмәдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан молоко