Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сүтә башласаң, буш йортларның да хуҗалары табыла

Авыл җирлекләрендә ел әйләнәсе чисталык рейдлары үткәрелә. Ел башыннан районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 81 гражданга карата беркетмә төзелгән. Чисталыкка битарафлар бар әле. Иртә яздан, чисталык икеайлыгы башлану белән, көзгә кадәр рейдларга ешрак чыгабыз, - ди район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия члены Илфат Шәйдуллин. - Атна саен берничә авылда булып,...

Авыл җирлекләрендә ел әйләнәсе чисталык рейдлары үткәрелә.

Ел башыннан районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 81 гражданга карата беркетмә төзелгән. Чисталыкка битарафлар бар әле.
Иртә яздан, чисталык икеайлыгы башлану белән, көзгә кадәр рейдларга ешрак чыгабыз, - ди район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия члены Илфат Шәйдуллин. - Атна саен берничә авылда булып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата беркетмә төзибез. Ел дәвамында һәр авылга 3-4 тапкыр барабыз. Мондый рейдларның файдасы нык сизелә, торак пунктлар күзгә күренеп чистара.
Административ комиссия членнары әле соңгы атнада гына да Кара Чишмә, Лашман, Әмир, Күтәмә, Кармыш авылларында булганнар. Бу рейдлар вакытында Кармыш авылында бер хуҗага тыкрыкта төзелеш материаллары калдыклары саклаган өчен беркетмә төзелгән. Мондый гражданнарга беренче очракта 2000нән 3500 сумга кадәр штраф салына, төзекләндерү кагыйдәләрен бозу тагын кабатланса, штраф күләме арта (3500дән 5000 сумга кадәр).
Быел төзелгән 81 беркетмә буенча 121 мең 500 сумлык штраф салынды, аның 97 меңен гражданнар ирекле түләсә, 4 мең сумны суд приставлары аша алдык, - ди административ комиссиянең җаваплы секретаре Татьяна Якимова. - 2015 елда 88 беркетмә төзелгән иде.
Соңгы көннәрдә кырларда, урамнарда маллар күбәйде. Алар авыл хуҗалыгына, бигрәк тә уҗымнарга зыян сала. Күтәмә, Ивашкино авылларында мал хуҗаларына карата беркетмәләр төзедек.
Тулаем алганда, күпчелек чисталыкка битараф түгел. Түбән Кәминкә авылында, мәсәлән, яз көне буа буйлары, хуҗасыз йортлар тирәсендә нык тәртипсезлек иде. Кисәтүләрдән соң, авыл җирлеге советы бу эшкә ныклап алынды һәм су буйларында, авыл урамнарында тәртип булдырды. Кайбер буш йортлар сүтеп алынды, тирә-юньнәре чистартылды.
Буш, хуҗасыз йортлар проблемасы барлык авылларда да күзәтелә. Аларны сүтеп алырга, яисә чиста, төзек хәлдә тотарга кирәк. Сүтә башласаң, хуҗалары да табыла икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык административ комиссия район башкарма комитеты җитәкчесе