Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сөлчә“дә печән күп

"Сөлчә" җәмгыяте маллары кышын печәнгә тилмермәс, монда әлеге төр азык районда иң күбе, 1060 тонна ук әзерләнгән. Биредә сенаж да салалар. Сенаж базлары "Камалов Р.Ә." җәмгыятендә тизрәк тула. 1110 тонна запас бар да, 535 тонна печән дә хәстәрләнгән. Печән запаслары "Чирмешән АГРО"да (515 тонна), "Үтәмеш"тә (450), "Күтәмә АГРО фирмасы"нда (305)...

"Сөлчә" җәмгыяте маллары кышын печәнгә тилмермәс, монда әлеге төр азык районда иң күбе, 1060 тонна ук әзерләнгән. Биредә сенаж да салалар.

Сенаж базлары "Камалов Р.Ә." җәмгыятендә тизрәк тула. 1110 тонна запас бар да, 535 тонна печән дә хәстәрләнгән. Печән запаслары "Чирмешән АГРО"да (515 тонна), "Үтәмеш"тә (450), "Күтәмә АГРО фирмасы"нда (305) күбрәк. "Шәйхетдинов Р.Ш." (Лашман) план күләмендә, ягъни 800 тонна сенаж салды, байтак печән дә җыйган.
Кызганыч, район буенча алганда азык запаслары күп түгел әле, бер баш терлеккә уртача 6 центнер азык берәмлеге чамасы гана. Күпьеллык үләннәрнең тагын өчтән берен чабасы калды. Аеруча "Чирмешәнагрохезмәтләре"ндә эш бармый, печән дә, сенаж да хәстәрләнми диярлек. Алдагы кышны ничек чыгарлар?!
Ниһаять, күмәк көч белән, витаминлы яфраказык әзерли башлыйбыз. Бу эшкә район үзәгендәге, авыллардагы оешмалар да җәлеп ителә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Сөлчә печән запасы

2
X