Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Синең салымны син түләргә тиеш

Районда көнүзәк мөһим мәсьәләләрне башкарма комитет утырышында тикшерәчәкләр. Бездә әлегә яңа бу формада очрашу айга ике тапкыр узарга тиеш. Берничә утырышта берьюлы берничә мәсьәлә каралды. Әүвәл салымнар җыю темасы күтәрелде. Соңгы берничә елда кайберәүләр салымнарын вакытында түләмәскә гадәтләнгән. Недоимка буенча бурычлыларның бурычлары көннән - көн үсә бит, аңа пени да...

Районда көнүзәк мөһим мәсьәләләрне башкарма комитет утырышында тикшерәчәкләр. Бездә әлегә яңа бу формада очрашу айга ике тапкыр узарга тиеш.

Берничә утырышта берьюлы берничә мәсьәлә каралды. Әүвәл салымнар җыю темасы күтәрелде. Соңгы берничә елда кайберәүләр салымнарын вакытында түләмәскә гадәтләнгән. Недоимка буенча бурычлыларның бурычлары көннән - көн үсә бит, аңа пени да өстәлә.
Узган атнада алынган мәгълүматлар буенча, райондашларыбызның, кайберәүләрнең тулаем милек салымы буенча - 205 мең, җир салымы буенча - 164 мең, транспорт салымы буенча 1 миллион 688 мең сум недоимка, ягъни түләнмәгән бурычлары бар. Транспорт салымы буенча Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләр - 829 мең, кармышлылар 512 мең сум әҗәт җыйган. Алда язылганча, бу суммалар кайбер аерым кешеләрнеке.
Салым инспекциясенең райондагы хезмәткәрләре соңгы ике айда бу өлкәдә активрак эшли башладылар. Бурычлыларның исемнәре, тору урыннары кабат барлана, кисәтүләр җибәрелә. Монда финанс инспекторлары, авыл җирлекләре Советлары һәм башкарма комитетларының, активның, автоинспекция хезмәткәрләренең булышуы да урынлы.
Ульяновка, Туймәт, Ивашкино, Күтәмә авылларында салымнар буенча бурычлылар белән аеруча актив эшләгәннәр. Башкаларга да конкретрак, максатчанрак булу кирәк. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин бүгенге утырышта катнашучылар алдына шундый бурыч куйды.
Гражданнарның безгә килгәндә - киткәндә исәпкә куелулары, исәптән төшүләре, теркәлү узарга тиешлеге - закон таләбе. Былтыр районга 272 граждан килгән, 344се киткән. Читтән килүчеләр арасында теркәлү кагыйдәләрен бозган 217 гражданга штраф салынган. Федераль миграция хезмәтенең райондагы территориаль органы җитәкчесе Наилә Мәссарова әйтүенчә, эшкә кабул итүче кайдандыр килгән гражданнарның теркәлү узуын тикшерергә тиеш. Бу эшләнмәсә, эш бирүче үзе дә зур күләмдә штрафка тартыла.
Башкарма комитет утырышында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия, шулай ук гаиләләргә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең эшчәнлегенә дә бәя бирелде, бу хезмәтләрнең отчеты тыңланды.
Алда телгә алынган комиссия 2014нче елда 174 эш караган икән, шуларның күбесе әти-әниләрнең балаларын тиешенчә тәрбияләмәве, эчеп-исереп йөрүләре белән бәйле. Былтыр Чирмешән, Иске Үтәмеш, Лашман, Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә яшүсмерләр, әти-әниләр белән бәйле хокук, тәртип бозулар күбрәк булган.
-Тәртипсез тормыш алып баручы әти-әниләрне урыннарда җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарырга, оялтырга кирәк,- диде район җитәкчесе. - Бу күпкә нәтиҗәлерәк, үтемле ысул.
Ни гаҗәп, бушлай путевка тәкъдим итсәләр дә, кайбер әти-әниләр, мәгариф учреждениеләре ярдәмгә мохтаҗ балаларны каядыр ял итәргә, дәваланырга җибәрүне оештырып җиткерә алмыйлар. Бу хәл аеруча кышкы чорда үзенә күрә бер проблемага әверелә. Әлеге мәсьәләне дә уңай чишү кирәклеге әйтелде бүгенге утырышта.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы салымнар

2
X