Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шешминка авылында яшәүче берәүдә конструкциясе үзгәртеп ясалган пневматик ау мылтыгы табып алынган

01 Янгын - коткару хезмәте эшчеләренә бу атна тыныч үткән, юл - транспорт вакыйгаларына һәм янгыннарга чакырту булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 9 июльдән 16сына кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 28 хәбәр кергән. Бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 108 кеше ачыкланган, ике шофер транспорт чарасы белән...

01 Янгын - коткару хезмәте эшчеләренә бу атна тыныч үткән, юл - транспорт вакыйгаларына һәм янгыннарга чакырту булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.

02 9 июльдән 16сына кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 28 хәбәр кергән.

Бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 108 кеше ачыкланган, ике шофер транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткәндә тотылган. Район юлларында ике юл - транспорт вакыйгасы булган, матди зыян бар.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 21 административ беркетмә төзегән.

Утыз Имән авылында 1964 елгы кеше хуҗалыгыннан полиция хезмәткәрләре мәк саламы һәм 49 баш киселгән мәк табып алганнар.

Шешминка авылында яшәүче берәүдә конструкциясе үзгәртеп ясалган пневматик ау мылтыгы табып алынган.

"Энергостройэксперт" җәмгыятенең "Кармалка" объектыннан 70 метрдан артык бакыр кабель урланган.

"Мәк", "Курорт", "Яшүсмер" оператив - профилактик чаралар дәвам итә.

03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә уртача 15-16 чакырту кергән. Шимбә - якшәмбе көннәрендә 5 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, 6 бала ОРВИ белән чирләгән. Чакыртуларның күбесе хроник чирлеләр янына булган. Берничә кеше район Сабантуенда кизү торган фельдшерларга мөрәҗәгать иткән.

04 Газ хезмәте слесарьләре бер атнада 42 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мәк саламы