Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сан алуга әзерләнәбез

Агымдагы елның июль - август айларында Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Әлеге чарага безнең районда да әзерләнә башлаганнар. -Әлеге чара ун елга бер тапкыр үткәрелә, - ди "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу - 2016"га әзерлек һәм үткәрү буенча вәкаләтле вәкил Әсхәт Гарифуллин. - Ул моңарчы булган базаны тулыландыру һәм...

Агымдагы елның июль - август айларында Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Әлеге чарага безнең районда да әзерләнә башлаганнар.

-Әлеге чара ун елга бер тапкыр үткәрелә, - ди "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу - 2016"га әзерлек һәм үткәрү буенча вәкаләтле вәкил Әсхәт Гарифуллин. - Ул моңарчы булган базаны тулыландыру һәм заманча технологияләргә мәгълүматлар кертү максатыннан чыгып эшләнә. Бу эшкә, килешү нигезендә, күп кенә белгечләр җәлеп ителәчәк, беренче чиратта - сан алучылар һәм инструкторлар.
Исәпкә алынучы объектларның исемлеге төзелгән инде, буген бу мәгълүматларга төгәллек кертәбез. Исемлеккә авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян - фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси хуҗалык алып баручылар да бар. Эшне планлы рәвештә оештыру максатыннан район территориясе инструктор (Чирмешән, Яңа Элмәле, Югары Кәминкә) һәм исәп участокларына бүленде. Үткән исәпкә алулардан аермалы буларак, монысында мәгълүматлар кәгазьдә түгел, ә электрон формада тупланачак, ягъни исәпкә алучылар электрон җиһазлар - планшетлар белән тәэмин ителәчәк. Әлеге эштә катнашачак кешеләр алдан махсус укулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сан алу