Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабантуйга Чирмешәнгә килегез!

Авылларда милли бәйрәмебезне уздыру чыгымнарын бүген нигездә иганәчеләр күтәрә. Колхозлар таркалгач, Сабан туйларын оештыруга авыл җирлекләре алынды. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, "авыл советлары"ннан әйтүләренчә, әлеге бәйрәмне үткәрү өчен иганәчеләр табу елдан-ел кыенлаша бара. Артык акча кемдә бар? Алай да, барыбер, игелекле, авыл җанлы якташларыбыз ел да табылып тора үзе....

Авылларда милли бәйрәмебезне уздыру чыгымнарын бүген нигездә иганәчеләр күтәрә. Колхозлар таркалгач, Сабан туйларын оештыруга авыл җирлекләре алынды. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, "авыл советлары"ннан әйтүләренчә, әлеге бәйрәмне үткәрү өчен иганәчеләр табу елдан-ел кыенлаша бара. Артык акча кемдә бар? Алай да, барыбер, игелекле, авыл җанлы якташларыбыз ел да табылып тора үзе. Рәхмәт, алар булышмаса, авыл бәйрәмнәре шулай кызык, тамашалы узар идеме икән?!

Марат Миншин (Кармыш авыл җирлеге башлыгы): - Беркөнне Чал­лыдын шалтыраталар, артистлар. 80 мең сум түләсәгез, Сабан туегызга киләбез, диләр. И, андый акчаң булса, үзебезнең артистлар белән дә бәйрәмне менә дигән итеп үткәреп була.
Сабан туен күтә­решүләрен сорап, нефтьчеләргә мөрәҗәгать иттек. Моңа кадәр алар ел да булышып тордылар. Көрәшчеләргә, атта узышучыларга бүләкләрне инде ничә ел Фәгыйль абый Гатиятов алып кайта. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз быел да булышырмын диде.
Безнең Сабан туе мәктәп белән балалар бакчасы биналары арасындагы мәйданда уза. Быел анда өстәмә утыз төпләп чыршы, нарат үсентелә­ре утырттык. Бәйрәмне 6 июнь көнне сәгать 10 да башларбыз дип торабыз. Килегез, безнең Сабан туен да күреп китегез.
Рәфис Мингулов (Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы): - Без алтысында, шимбә көнне, ике Сабантуй уздырырга ниятлибез. Иске Үтәмештә, Чирмешән ягыннан авылга кергәндә уң кулда калучы стадионда бәйрәмне сәгать унберләрдә башларбыз дип торабыз. Икеләр, өчләр тирәсендә Сабан туе Урман­асты Үтәмештә башлана. Анысына җырчы Резидә Шәрәфиева чакырулы.
Миңгәрәй Әминов (Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы): - Бездә Сабан туе бик матур урында - Иске Кади ягындагы "Кабык күпере" чишмәсе тирәсендә үтә. Быел уеннарны сәгать 12дә башламакчыбыз. Көрәштә баш батыр­га кер юу машинасы, я суыткыч бирербез дип торабыз. Ә артистлар үзе­безнеке, программаны да алар әзерли.
Сабан туен уздырышыр­га нефтьчеләр булышырга вәгъдә итте.
Рәфхать Фәттахов (Лаш­ман авыл җирлеге баш­лыгы): - Көрәш батырына дигән симез тәкәне күптән әзерләп куйдык. Аңа суыткыч та булачак. Бәйрәмгә үзебезнең район үзәгеннән дә артистлар чакыр­дык. Бүләкләр алыр­га нефтьчеләр булыша, инвестор да бераз ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Бәйрәмне элеккеге урында - Имәнлектә сәгать 10да башларга планлыйбыз. Ә Әмирдә, Ураза чыккач, 25 июльдә "Авыл көне" уздыру нияте бар.
Рамил Гыйрфанов (Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы): - Безнең авыл җирлегендә Сабан туе 6 июнь көнне Кара Чишмәдә узачак. Иганәчеләр - шушы авыл егетләре. Мәйданны авыл уртасындагы чишмә буенда көйлибез. Бәйрәм 14сәгатьтә башлана.
Айдар Кәримов (Туймәт авыл җирлеге баш­лыгы): - Сабан туена дигән бүләкләрне ала башладык. Булышучылар таптык инде. Бәйрәмне 6 июньдә сәгать 10да башларга ниятлибез. Безнең әрәмәгә дә килегез.
Гөлфәния Гайнанова (Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы): - Бәйрәмне, әлбәттә, үткәрәбез. Төп иганәчеләр - авылдашлар. Сабантуй 6 июньдә 13 сә­гатьтә булачак.
Рәдис Камалов ("Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе): - Язгы кыр эшләрен тәмамлагач, без башта "бахатай"- үзенә күрә бер кече Сабантуй оештырабыз. Быел безнең хуҗалыкта 25-30 кеше чәчүдә катнашты. Бу эшкә кемнең көче кергән, тракторчымы, орлык салучымы, чәчкеч өстендә йөрүчеме - барысын да алдан уеннар үткәреп, табыннар көйләп бүләкләячәкбез. Терлекчеләребезне дә хөрмәтлибез. Беркем дә бүләксез калмасын. Сабантуйга кунаклар күп кайтканлыктан, бу көнне уңганнарыбызга игътибар азрак кала кебек, шуның өчен башта иркенләп үзебез генә шулай утырып алмакчыбыз.
Төп Сабан туе чыгымнарын авыл җирлеге Советы белән бергә күтәрәбез. Казаннан артистлар да дәшәргә исәп. Көрәшчеләргә, атта узышучыларга да зур бүләкләр әзерләмичә булмый.
Иске Кадида Сабан туе 6 июнь көнне сәгать 12дә башлана.
Кирам Гыйләҗев (Югары Кәминкә авыл җир­леге башлыгы): - Сабан туе уза торган "Бүләк" мәйданын өмә ясап җыештырдык. Бәйрәмне уздырышырга читтә яшәүче авылдашларыбыз ярдәм итә. Чаллыдан яшь җыр­чылар чакырырга исәбебез. 6 июнь көнне райондашларыбыз безнең бәйрәмне дә карап китсен. Рәхим итегез!
• Яшәүчедә "Авыл көне" уздырырга планнары бар. Ул бераз соңрак булырга тиеш.
• "Сөлчә" җәмгыяте исә Сабан туен 5 июньгә билгеләгән. Монда да бәйрәмгә башка авыллардан да кунаклар көтәләр.
• Ә Чумачкада быел Сабантуй булмый икән...
Район Сабан туе 7 июньдә үтәчәк. Ә 6 июньдә, 18 сәгатьтә кичке Сабантуй оештырмакчылар. Анда, стадионда, балалар көрәше, концерт, дискотека булачак, кибетләр сәүдә итәчәк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәйрәмнәр Сабантуй