Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбызның иң өлкән кешесен юбилее белән котладылар

Районыбызның иң өлкән кешесе - Яңа Элмәле авылында яшәүче Минюра Романовага 100 яшь тулды. Юбилярны Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлаганнар. Президентларның котлау хатлары белән бергә чәчәк бәйләме, җылы юрган, йомшак мендәр һәм тәм-томнар тутырылган пакетны аңа муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тапшырды. Якташыбызны...

Районыбызның иң өлкән кешесе - Яңа Элмәле авылында яшәүче Минюра Романовага 100 яшь тулды.


Юбилярны Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлаганнар.

Президентларның котлау хатлары белән бергә чәчәк бәйләме, җылы юрган, йомшак мендәр һәм тәм-томнар тутырылган пакетны аңа муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тапшырды.

Якташыбызны олы бәйрәме белән котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров һәм "Сөлчә" җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хаммәтов та килде.

Бер гасыр гомер кичергән Минюра Емельяновнага революция, ачлык, колхозлашу, Бөек ватан сугышы елларын, аннан соңгы җимереклекләрне торгызу авырлыкларын күрергә, үз җилкәсендә татырга туры килә.

- Ходай насыйп иткәч, бүгенге матур, җитеш тормышны да күрергә насыйп булды. Без яшь чакта мондый сый-нигъмәтләр турында хыяллана да алмый идек, бер сынык кара ипигә тилмергән вакытлар искә төшкәч, йөрәк кысылып куя",- ди юбиляр үткән гомерен искә алып.

Минюра Романованың әти-әниләре урта хәлле крестьяннар була. 1930 елда колхозга керергә теләмәгәч, аларны кулаклар дип, малларын тартып алып, гаиләләре белән Магнитогорскига озаталар. Анда башта палаткаларда яшиләр, соңрак саманнан барак төзиләр, ярыйсы гына яшәп китәләр. Бер елдан соң аларны Себер якларына озаталар. Анда урман кисәләр, иген игәләр. Читтә җиде ел гомер иткәч, 1937 елда әтиләренең туганнарына кайтып сыеналар. Соңрак авылда йорт сатып алып, шунда гомер итәләр.

Минюра Емельяновна ире Илья Юсупович белән дүрт бала тәрбияләп үстерә, кызганыч, бүген инде аларның өчесе генә исән. Иренең үлгәненә дә 25 ел вакыт узган. Ике кызы һәм бер улы Казан шәһәрендә яшиләр, ә әби оныгы Валерий тәрбиясендә. Бүгенге көндә юбилярның 6 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Якташыбыз бер гасырлык юбилеен бик матур каршылый. Исәнлегенә күз тимәсен, аңа үз яшен биреп тә булмый. Аны олы бәйрәме белән котларга республиканың төрле почмакларыннан туганнары, балалары һәм оныклары җыелган. Моннан да зур шатлык буламы соң?!

Юбиляр язмышына бик рәхмәтле. Ул мондый хөрмәт һәм бүләкләр өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилейлар