Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда беренче кар аварияләргә сәбәпче булды

Җир өстенә чын-чынлап кар төшкән беренче көнне үк, район юлларында ике һәлакәт теркәлде. Тәүге бозлавык аркасында кайбер участокларда кечкенә "бөке"ләр үк хасил булган. Шулай итеп, кышка кердек, димәк, машина йөртүчеләргә остарак йөрергә, юлларны карап торучыларга азрак йокларга туры киләчәк. -Кышкы юлда әле тырнаклы-шипылы көпчәкләр белән сак йөрсәң дә чак кына....

Җир өстенә чын-чынлап кар төшкән беренче көнне үк, район юлларында ике һәлакәт теркәлде. Тәүге бозлавык аркасында кайбер участокларда кечкенә "бөке"ләр үк хасил булган. Шулай итеп, кышка кердек, димәк, машина йөртүчеләргә остарак йөрергә, юлларны карап торучыларга азрак йокларга туры киләчәк.

-Кышкы юлда әле тырнаклы-шипылы көпчәкләр белән сак йөрсәң дә чак кына. Ә бездә кайберәүләр җәйге резина белән юлга чыга - үзенә дә, башкаларга да куркыныч тудыра,- ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин.
Әнә Нурлат районы кешесе Иске Котыш ягында (Аксубай районы чигендәрәк) машинасы белән юл кырыена төшеп ава. Транспорт иясе 7ле "Жигули"ының көпчәкләрен кышкыга алмаштырмаган. Шул ук Котыш уңаендагы юлда"унлы"ны "бутап" җибәрә һәм ул каршы полосага чыгып, "Форд"ка китереп бәрдерә. Әле боларында кышкы тәгәрмәчләр була. Бәхеткә, машина йөртүчеләр җитди имгәнүләр алмый.
Кышын юлларны карап, чистартып торуга бәйләп, республиканың Министрлар Кабинетында видео режимда утырыш та узды. Анда метеорологлар белдергәнчә, республикада беренче кар катламының калынлыгы өч сантиметрга җиткән. Алар 2нче декабрьгә чаклы тагын кар явуын, бураннар буласын хәбәр итә. Алдагы көннәрдә уртача алганда 1-6 градус тирәсе салкын көтелә.
Республика җитәкчелеге муниципалитетларга автомагистральләрдә "бөке"ләр булдырмау, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычы куя. Балалар йөртүче автобуслар хәрәкәтенә аерым игътибар сорала.
Безнең районда кышын олы юлларның торышы өчен "Татавтодор" җәмгыятенең Чирмешәндәге участогы җаваплы. Алар 265 километр озынлыктагы юлларны тәртиптә тотарга тиеш.
-1нче ноябрьдән төнге кизү оештырдык. Гадәти көннәрдә төнлә бер-ике махсус машина юлларга чыгарга әзер. Юлларга сибәргә җитәрлек күләмдә - өч мең тонна тозлы ком катнашмасы да әзерләп куйдык,- ди шушы участок җитәкчесе урынбасары Анатолий Петров.
Озын арбалы машиналар - "фура"ларның бозлавыклы, таулырак юл участокларында тоткарлыклар булдырмавын тәэмин итү мөһим. Елховой авылы ягыннан Бәркәтә борылышлары тирәсе, Күтәмә авылыннан Чирмешәнне узарак биеклек, Элмәле буасы плотинасы янында, Иске Котыш тирәсендә дә андый урыннар бар - тозлы катнашманы шунда ешрак сибәргә туры килә.
Район үзәгендәге урам юлларын тәртиптә тоту "Татнефтедор" җәмгыятенең Чирмешәндәге автомобиль юллары идарәсенә йөкләнгән. Аның җитәкчелеге, кирәк булган очракта, юлларга җиде берәмлек махсус техника чыгарырга әзер ди. Әлегә, беренче карларда урамда өч берәмлек техника эшләде.
-Узган ел авыл җирлеге бюджетыннан кышкы юлларны тәртиптә тоту өчен 780 мең сум акча бирелгән иде. Быел әлеге максатларда, юллар-тротуарлар чистартуга, 1 миллион 720 мең сум акча чыгымнары каралган,- ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте